Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Илһам“ лылар киңәште

    Үзәк китапханәнең уку залында "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышның беренче өлешендә клубның узган еллардагы эшчәнлегенә бәйле хисабы тыңланды. Аннан соң клубның яңа әгъзалары белән танышу булды. Карасу авылыннан рәссам-пейзажчы Фәүзия Нуртдинова клубка килүчеләрне үзенең иҗаты белән таныштырды, үз коллекциясендәге өч картинаны тәкъдим итте. "Йолдызлы яңгыр" шигырьләр җыентыгы...

    Үзәк китапханәнең уку залында "Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте.


    Утырышның беренче өлешендә клубның узган еллардагы эшчәнлегенә бәйле хисабы тыңланды. Аннан соң клубның яңа әгъзалары белән танышу булды. Карасу авылыннан рәссам-пейзажчы Фәүзия Нуртдинова клубка килүчеләрне үзенең иҗаты белән таныштырды, үз коллекциясендәге өч картинаны тәкъдим итте. "Йолдызлы яңгыр" шигырьләр җыентыгы авторы Геннадий Якимов-Пиляк үзенең берничә шигырен сөйләде һәм үзе язган җырларны башкарды. Китапханә хезмәткәрләре һәм клуб әгъзасы Геннадий Золин "Шагыйрь һәм Алиһә" скетчын күрсәттеләр. Чара азагында клуб әгъзалары 2016 елның беренче кварталына эш планын расладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: