Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңүгә багышланган иҗат

Ял көннәрендә район үзәгендә авыл җирлекләренең иҗат отчетлары башланды. Ул "Минем язым - минем җиңүем" исеме астында уздырыла. - Бу, барыннан да элек, сугышта катнашкан фронтовиклар һәм ветераннарны хөрмәтләү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, - дип билгеләп үтте сәхнәдән район башлыгы Камил Гилманов. - Ул гына түгел, бу чара,...

Ял көннәрендә район үзәгендә авыл җирлекләренең иҗат отчетлары башланды.

Ул "Минем язым - минем җиңүем" исеме астында уздырыла.
- Бу, барыннан да элек, сугышта катнашкан фронтовиклар һәм ветераннарны хөрмәтләү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, - дип билгеләп үтте сәхнәдән район башлыгы Камил Гилманов. - Ул гына түгел, бу чара, үткәндәге кебек, коллективларның берләшүе, мәдәнияткә тартылу, район сәхнәсендә чыгыш ясау, көндәлек тормышны бизәү өчен менә дигән мөмкинлек. Бездә бит талантлы, иҗади кешеләр җитәрлек.
Иҗат хисапларыннан күренгәнчә, районда талантлар бик күп. Бу район Мәдәният йорты фойесына кергәч үк күзгә ташланды, анда халык иҗаты - чигү, бәйләү, картиналар, сәйләннән үреп ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Монда шулай ук милли ризыклар белән өстәлләр әзерләнгән, пешкән бәрәңге, сало, чүлмәктәге ботка һәм хәтта трофейлы фляжкадан йөз грамм спирт салып куелган традицион солдат табыны да читтә калмаган.
Тик иң төп күренеш залда көтеп торды - сәхнәләштерелгән җырлар, биюләрдән тамашачылар күз яшьләрен тыя алмадылар - тыныч тормыш һәм сугыш күренешләре бергә үрелеп барды, сугыш елларының тәэсирле җырлары яңгырады, сугышка озату, Җиңүне каршылау күренеше сәхнәләштерелде, болар барысы да экрандагы слайдлар белән аңлатып барылды. Ял көннәрендә дүрт авыл җирлеге - Урмандеево, Савруш, Иске Ибрай, Иске Ильдеряк авыл җирлекләре хисап тотты.
Бу атнада иҗади хисаплар җомга-якшәмбе көннәрендә узачак. 13 февральдә төп сәхнәдә 17.00 сәгатьтә Иске Кармәт һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре, 14 февральдә 17.00 сәгатьтә Иске Кыязлы һәм Иске Үзи авыл җирлекләре, 15 февральдә 15.00 сәгатьтә Беловка һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре чыгыш ясаячак.
Фото с творческих отчетов смотрите здесь http://www.aksubayevo.ru/gallery/category/48---q---q.html?format=html&lang=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев