Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иҗат казанышлары

Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары берьюлы өч җиңү яуладылар. "Халык җыры" номинациясендә чыгыш ясаган һәм Чистай шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗат сарае сәхнәсендә чуаш телендә җыр башкарган 11 нче сыйныф укучысы Ольга Зубкова "Чистай сандугачы" II нче ачык фольклор фестивале Гран-приен яулады. -Без инде призерлар арасында исемебез яңгырамады дип борчылган...

Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары берьюлы өч җиңү яуладылар.


"Халык җыры" номинациясендә чыгыш ясаган һәм Чистай шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗат сарае сәхнәсендә чуаш телендә җыр башкарган 11 нче сыйныф укучысы Ольга Зубкова "Чистай сандугачы" II нче ачык фольклор фестивале Гран-приен яулады.

-Без инде призерлар арасында исемебез яңгырамады дип борчылган идек,-дип сөйли җитәкче Ирина Прохорова. -Ә менә бу минем өчен дә, Ольга һәм Чистай, Мамадыш, Болгар, Түбән Кама, Балык Бистәсеннән килгән катнашучылар өчен дә көтелмәгән уңыш булды.

Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары укучыларның "АRТ дебют" сәнгате өлкәсендә тикшеренү эшләре II Республика конкурсында тагын ике җиңү белән аерылып тордылар. Мәктәп укучылары Григорий Уфандеев һәм Светлана Мышкова беренче читтән торып оештырылган турны уңышлы үтеп, Татарстан башкаласына Сәлих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбенә чакыру алдылар. Светлана жюри алдында үзенең "Ильдеряк төбәгенең йолалары һәм гореф-гадәтләре", ә Григорий " Минем авылым Кармәт" иҗади эшен яклады. Жюри әгъзалары балалар чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Укучылар үзләренең фәнни җитәкчеләре Ирина Прохорова һәм Светлана Альметкинаны шатландырып өченче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев