Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү язы моңнары

    Районның мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия массакүләм вакыйга булып узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Минем язым. Минем Җиңүем" проекты кысаларында узган Җирлекара эстафета гаять зур гала-концерт белән тәмамланды. Ул кичне район Мәдәният йортында дүрт сәгать дәвамында алкышлар тынмады. Концерт программасы районның төрле милләт вәкилләре шатланып бергә бәйрәм иткән "Сабантуй"дан...

    Районның мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия массакүләм вакыйга булып узды.



    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Минем язым. Минем Җиңүем" проекты кысаларында узган Җирлекара эстафета гаять зур гала-концерт белән тәмамланды. Ул кичне район Мәдәният йортында дүрт сәгать дәвамында алкышлар тынмады. Концерт программасы районның төрле милләт вәкилләре шатланып бергә бәйрәм иткән "Сабантуй"дан һәм ир-егетләрне фронтка озату күренешләреннән башланды. Артистлар сугыш башланган көнне тасвирладылар. Музыкаль- җырлы композицияләр аша районда яшәүче рус, татар һәм чуаш халкының сугыш чорындагы бай мәдәниятен ачып бирделәр.


    Сюжетлар район хезмәтләре һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләренең искиткеч чыгышлары белән үрелеп барды. Гала-концертка иҗади хисапларның иң яхшы номерлары гына сайлап алынды. Берничә коллективның бертөрле теманы үз эченә алып сәхнәләштерелгән әсәрләре берләштерелеп, тулыландырылып тәкъдим ителде, шуның өчен алар тагын да эчтәлеклерәк булды. Чыннан да, бездә талантлар күп. Нинди генә иҗади сәнгатьне алсак та, вокалмы, хореографияме, сәхнәләштерелгән тамашамы ул - һәр чыгыш гүзәл әсәргә әверелә. Концертның йомгаклау өлеше залда җыелучыларның барысы өчен дә аеруча да дулкынландыргыч булды. Җирлекара эстафетаның призлар фонды 120 мең сум тәшкил итте. Жюри әгъзалары сүзләренә караганда, призга лаек булырлык чыгышлар бик күп булды. Барлык бәйге тәлапләренә туры килгән иң яхшы номерлар гына сайлап алынды. Район башлыгы Камил Гилманов нәтиҗәләрне игълан итте. Беренче урынны Иске Тимошкино авыл җирлеге алды (үзешчән артистлар төркеме 50 мең сумлык призга лаек булды). Икенче урын - Кәкре Күл авыл җирлегендә (40 мең сум), өченче урын - Иске Ибрай авыл җирлегенә (20 мең сум) бирелде. Активлык күрсәткәннәре өчен Иске Үзи, Карасу, Шәрбән, Мюд, Сөнчәле авыл җирлекләре башлыклары район башлыгыннан рәхмәт хатлары алдылар.


    Районның хезмәт коллективлары арасында урыннар түбәндәге тәртиптә урнашты: беренче урынга социаль яклау бүлеге лаек булды, икенче урында - район хастаханәсе, өченче призлы урын - мәгариф бүлегендә. Коллектив җитәкчеләре көчле алкышлар астында бүләкләр алдылар. Чыгышларны бәяләүдә осталык күрсәткәннәре өчен жюри әгъзалары - Людмила Жаренова, Валентина Селезнева, Шамил Сәхабетдинов һәм проект авторы Ольга Копонева район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Тамашачылар күңелен яулау призына район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Гүзәл Салахова һәм Савгач урта мәктәбе укучысы Анна Никифорова лаек булдылар.


    Район Мәдәният йорты фойесында халык уенчыклары күргәзмәсе оештырылды. Ул гала-концертка килгән кул эшләре осталарының хезмәтенә югары бәя биргән тамашачыларның игътибар үзәгендә булды. Әлеге номинациядә Беловка авылы Мәдәният йорты югары бәяләнде, икенче урын - сөнчәлелеләрдә, өченче урында - искекармәтлеләр.


    - Әлеге проектны гамәлгә ашыруга район Мәдәният йорты белгечләре үзләреннән зур өлеш керттеләр, - диде Мәдәният йорты директоры Ольга Копонева. - Ирина Салахова, Надежда Мишина, Светлана Убейкина, Татьяна Григорьева, Наилә Мартынова, шулай ук Алик Большов һәм Андрей Ондиков ике ай дәвамында район оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләренең иҗади хисаплары узганда икеләтә эш башкардылар. Алар төрле сәхнә жанрларында булган чыгышларны ачыграк, аңлаешлырак ясарга тырыштылар һәм авторларның фикерен халыкка җиткерергә булыштылар.

    "Минем язым. Минем Җиңүем" проектында 20 авыл җирлеге - төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган 2000 гә якын үзешчән катнашты. Әлеге проект кысаларында 30га якын концерт куелды, аны 5 мең кеше карады. Гала-концертта өч йөзгә якын артист катнашты.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: