Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң яхшы тәрбияче «Колобок»та эшли

    "Ел тәрбиячесе-2016" финалчыларының муниципаль бәйгесе үтте. Бәйгенең читтән торып катнашу турына 18 педагог гариза биргән. Аның барышында конкурсантлар иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр. Беренче тур йомгаклары буенча икенче турга алты тәрбияче үткән. Алар "Радуга" балалар бакчасында ачык педагогик чаралар үткәрделәр, иҗади эшләрне якладылар. Хөкемдарлар коллегиясенең бердәм карары белән...

    "Ел тәрбиячесе-2016" финалчыларының муниципаль бәйгесе үтте.


    Бәйгенең читтән торып катнашу турына 18 педагог гариза биргән. Аның барышында конкурсантлар иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр.

    Беренче тур йомгаклары буенча икенче турга алты тәрбияче үткән. Алар "Радуга" балалар бакчасында ачык педагогик чаралар үткәрделәр, иҗади эшләрне якладылар.

    Хөкемдарлар коллегиясенең бердәм карары белән Аксубайның "Колобок" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Лодоркина җиңүче дип табылды.

    Ул икенче кече төркем балалары белән дәресләр үткәрде. Һаваның нәрсә икәнен барысы да үзләштерерлек итеп аңлатып бирә алды, аңа характеристика бирергә дә онытмады. Сабыйлар тәҗрибәләрне мавыгып ясадылар. Дәреснең шулкадәр бай эчтәлекле, күпкырлы булуы балаларга боегып утырырга ирек бирмәде. Валентина Николаевна нәниләрне исемнәре белән атап, аларның һәркайсына уңышлары өчен мактау сүзләре әйтте.

    -Валентина Лодоркинаның хезмәт стажы - 26 ел, - дип сөйли "Колобок" балалар бакчасы мөдире Рәмзия Нәсыйбуллина. - Күбесенчә ул өлкән төркем балалары белән эшли. Ул үтә дә уңай карашлы, якты күңелле кеше. Беркайчан да тавыш күтәреп сөйләшми. Үз һөнәренең чын остасы. Аны сабыйлар да ярата, әти-әниләр дә хөрмәт итә. Педагок-логопед һөнәрен үзләштерүче кызы да аның эзеннән киткән.

    Икенче призер - Түбән Татар Майнасы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Насыйрова. Өченче урында район үзәгенең "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Мингалиева.

    Шулай ук Ирина Ильина ("Радуга" балалар бакчасы) - "Иҗади педагог", Людмила Прохорова (Иске Тимошкиноның "Солнышко" балалар бакчасы) - "Йөрәгемне балаларга бирәм", Алевтина Фәхретдинова ("Кояшкай" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе) "Милли йолаларны саклаган өчен" номинацияләрендә билгеләп үтелделәр.

    -Мондый бәйгеләр тәрбияче һөнәренең абруен күтәрүгә, районның мәктәпкәчә белем бирү потенциалын ачуга, талантлы тәрбиячеләрне ачыклау һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина. - Һәм без әлеге максатларның барысына да ирештек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: