Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы сыйныф җитәкчесен сайладылар

Аксубайда "Елның сыйныф җитәкчесе" республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Мәгариф бүлегенә барлыгы 34 гариза керде. Алты мөгаллим финалга үтте. Бәйге Аксубайның 2 нче мәктәбендә уздырылды. Мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге методистларыннан, өстәмә белем бирү педагогларыннан, җәмәгатьчелек вәкилләреннән торган бәйге комиссиясе финалчыларга һәр бәйгедә бишәр критерий буенча бәя бирде. Конкурсантлар...

Аксубайда "Елның сыйныф җитәкчесе" республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Мәгариф бүлегенә барлыгы 34 гариза керде. Алты мөгаллим финалга үтте. Бәйге Аксубайның 2 нче мәктәбендә уздырылды. Мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге методистларыннан, өстәмә белем бирү педагогларыннан, җәмәгатьчелек вәкилләреннән торган бәйге комиссиясе финалчыларга һәр бәйгедә бишәр критерий буенча бәя бирде.

Конкурсантлар жюри хөкеменә сыйныфтан тыш чаралар, "үзтәкъдир" эшләрен тәкъдим иттеләр, проектларны якладылар.

Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинова бәйгенең муниципаль этап җиңүчесе итеп танылды. 3 нче мәктәптән Елена Маклакова һәм 2 нче мәктәптән Надежда Панюкова муниципаль этап призерлары булдылар.

"Иң яхшы һөнәри фикер" номинациясендә - Валентина Калукова (Сөнчәле мәктәбе), "Иҗадилык"та - Людмила Орлова (АЛ), "Киләчәккә педагогик караш"та Фирдәүс Зәйдуллина (Иске Кыязлы мәктәбе) җиңүчеләр булып танылдылар.

- Моңа охшаш бәйгеләрдә катнашу - үзе җиңү, - дип билгеләп үтте, мөгаллимнәрне котлап, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятов. - Сез яңа белем, тәҗрибә туплыйсыз. Сезне уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм, ә җиңүчегә зональ һәм республика бәйгеләрендә тырышлык күрсәтергә туры киләчәк.

Катнашучыларның бөтенесенә дә мәгариф бүлегенең грамоталары тапшырылды. Катнашучылар да, оештыру комитеты да Аксубайның 2 нче мәктәбе җитәкчелеге һәм коллективына бәйгене оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев