Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң яхшы сыйныф җитәкчесе Кәкре Күлдә эшли

    "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе -2016" исеменә читтән тыш турда катнашкан 34 кешедән сайланган биш конкурсант көч сынашты. Укытучылар "Сыйныф дуслыгы" интерактив проектны тормышка ашыру буенча сыйныфтан тыш чара мизгелләрен күрсәттеләр, "Минем укытучылык фикерем" үзтәкъдир тәкъдим иттеләр, иҗат проектларын якладылар. Составына мәгариф бүлеге методистлары, педагогия ветераннары кергән хөкемдарлар карары буенча абсолют...

    "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе -2016" исеменә читтән тыш турда катнашкан 34 кешедән сайланган биш конкурсант көч сынашты.


    Укытучылар "Сыйныф дуслыгы" интерактив проектны тормышка ашыру буенча сыйныфтан тыш чара мизгелләрен күрсәттеләр, "Минем укытучылык фикерем" үзтәкъдир тәкъдим иттеләр, иҗат проектларын якладылар.

    Составына мәгариф бүлеге методистлары, педагогия ветераннары кергән хөкемдарлар карары буенча абсолют җиңүче булып Кәкре Күл мәктәбеннән өченче сыйныф җитәкчесе Татьяна Чубурова табылды. Ул төбәк этабында Яңа Чишмәдә безнең районны тәкъдим итәчәк. Татьяна Геннадьевнаның педагогик стажы - 16 ел. Ул берничә тапкыр мәгариф бүлеге һәм республика министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

    Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелделәр: "Педагогик дебют" - Дина Крмакова (Яңа Дума мәктәбе), "Иҗадый "- Илона Альметкина (Аксубай лицее), "Сыйныф белән дуслык" - Алсу Нургатина (Яңа Ибрай мәктәбе), "Перспектива" - Светлана Еграшкина (3 нче санлы Аксубай урта мәктәбе).

    Мәгариф бүлеге җитәкчелеге өченче Аксубай мәктәбе җитәкчелегенә һәм коллективына әлеге бәйгене оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: