Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң яхшы кышкы туристларны сайладылар

    Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылар арасында ярышлар оештырды. Белгечләр балаларның рюкзак тутыру, учак ягу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм туристик тема буенча белемнәрен бәяләделәр. Чаңгы эстафетасы аеруча кызыклы үтте. Көч сынашуда барлыгы 14 команда катнашты. Чаңгы туризмы техникасы буенча искеибрайлылар җиңүче булды. Аларның җитәкчесе - Якуб Сафиуллин. Икенче урынны Иске...

    Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылар арасында ярышлар оештырды.


    Белгечләр балаларның рюкзак тутыру, учак ягу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм туристик тема буенча белемнәрен бәяләделәр. Чаңгы эстафетасы аеруча кызыклы үтте.

    Көч сынашуда барлыгы 14 команда катнашты. Чаңгы туризмы техникасы буенча искеибрайлылар җиңүче булды. Аларның җитәкчесе - Якуб Сафиуллин. Икенче урынны Иске Тимошкино мәктәбе командасы алды (җитәкчесе Родион Румянцев). Искеильдеряклылар (җитәкчесе Юрий Николаев) бронза призер булдылар. Алар Үзәк грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа Ибрай, Сөнчәле һәм Яңа Дума командаларына бүләкләү таныклыклары тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: