Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – иминлек

    Мәктәп яны лагерьләрендә балалар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыралар. Һәр көн балаларга яңа ачышлар алып килә. Ял программасы да төрле. Мавыктыргыч, танып белү һәм кызыклы уен чараларыннан тыш, аларга көндәлек тормышны ничек итеп имин һәм уңышлы итү хакында да искәртәләр. Аксубайның 3 нче урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга махсус...

    Мәктәп яны лагерьләрендә балалар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыралар.

    Һәр көн балаларга яңа ачышлар алып килә. Ял программасы да төрле. Мавыктыргыч, танып белү һәм кызыклы уен чараларыннан тыш, аларга көндәлек тормышны ничек итеп имин һәм уңышлы итү хакында да искәртәләр.

    Аксубайның 3 нче урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга махсус формадагы кешеләр килде. Яшь аудитория шунда ук җитдиләнде. Укучылар МЧСның өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямовны тын да алмый тыңладылар. Янгыннар төрле сәбәпләр - шаяру, ут белән саксыз эш итү, игътибарсызлык аркасында кабынып китәргә мөмкин. Ләкин еш очракта янгын балалар гаебе белән килеп чыга. МЧС вәкиле тыңлаучыларга уттан саклану чаралары турында сөйләде. Профилактика чаралары бик гади. Һәр кеше дә аларны үти икән - иминлек гарантияләнә.

    - Әгәр дә сез өйдә газ исен сизәсез икән, нәрсә эшләргә? - дип сорады балалардан газ хезмәте остасы Александр Мартынов.

    Укучылар тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләрне исләренә төшерделәр. Газ хезмәте вәкиле табигый газ тудырган куркыныч моментларны мисалларда аңлатып үтте.

    Балигъ булмаганнар һәм уңышсыз гаиләләр эшләре буенча җитәкче белгеч Әхтәм Сөләйманов җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә тукталды. Балаларга шулай ук "комендант сәгате" турында да искә төшерделәр. Каникул вакытында төнге сәгать унбердән соң балигъ булмаганнарга урамда үзләренә генә йөрү тыела. Төнлә алар янәшәсендә әти- әниләре булырга тиеш. Шулай булмаганда алар административ җәзага тартылачак. Ял итүчеләргә бу кагыйдәләр яшүсмерләр мәнфәгатен истә тотып билгеләнгән булуын аңлаттылар. Көчле, сәламәт булып үсәр өчен алар вакытында йокларга ятарга тиеш. Бу кагыйдәләр балаларны төнге вакытта урамда аларга карата кылынган җинаяти гамәлләрдән саклаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: