Иң мөһиме – иминлек
Аксубайда белем бирү оешмаларын кабул итү төгәлләнеп килә. Объектларның террорчылыкка каршы сакланышы - быелгы кабул итү кампаниясенең аерым үзенчәлеге булды. Шуңа күрә комиссия составында мәгариф бүлеге, Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләреннән тыш, полиция һәм башкарма комитет вәкилләре дә эшләде. Объектлар иминлек, уңайлылык һәм эстетик шартларга тикшерелә. Баскетбол кәрзиннәрендәге ертылган...
Аксубайда белем бирү оешмаларын кабул итү төгәлләнеп килә.
Объектларның террорчылыкка каршы сакланышы - быелгы кабул итү кампаниясенең аерым үзенчәлеге булды. Шуңа күрә комиссия составында мәгариф бүлеге, Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләреннән тыш, полиция һәм башкарма комитет вәкилләре дә эшләде. Объектлар иминлек, уңайлылык һәм эстетик шартларга тикшерелә. Баскетбол кәрзиннәрендәге ертылган сеткалар да, кухняда җитешмәгән савыт-саба да комиссия игътибарыннан читтә калмады. Быел шулай ук керү һәм запас ишекләрнең, тәрәзәләрнең, сак хезмәткәрләренең, сейфларның, архивларның һәм складларның, урам яктырткычларының, коймаларның булу-булмавы, аларның исәбенә һәм нинди торышта булуына игътибар бирелде.
Химия, технология, информатика кабинетларын махсус җиһазлар белән тулыландыруга да җаваплы якын килделәр.
Аксубайның 3нче мәктәбендә зур эш күләме башкарылган. Башлангыч мәктәпнең беренче катында идәннәргә капиталь ремонт ясалган. Кабинетларда линолеум, түшәмнәр алмаштырылган, спортзалда идәннәрне буяганнар. Шуның белән бергә бинаны әйләндереп алу, җылыту казанын алмаштыру мәсьәләләре проблемалы булып кала бирә.
"Радуга" балалар бакчасы кулдан эшли торган металлодетекторы булган бакчаларның берсе буларак мактана ала. Исегезгә төшерәбез, Аксубайның 2нче мәктәбендә ике ел элек кенә капиталь ремонт булган иде. Ә быел исә биредә җиһазларны - укучылар өчен өстәл-урындыкларны, шкафларны, махсус җиһазларны тулысынча алмаштырганнар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина хәбәр иткәнчә, комиссия белем бирү оешмаларының әзерлегенә өч категория буенча бәя бирде: объект кабул ителде, җитешсезлекләр белән кабул ителде һәм кабул ителмәде. Бүгенге көнгә 20 белем бирү оешмасы кабул ителгән. Калганнарга комиссия күрсәтмәләрендәге җитешсезлекләрне бетерергә кирәк булачак. Комиссия Аксубай универсаль технологияләр техникумында да бәяләү эшләре үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев