Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң көчле Вожатыйлар ярышты

    "Иң яхшы вожатый" вожатыйлар осталыгы бәйгесендә унҗиде кеше катнашты. Составында мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре булган мәртәбәле жюрига иң яхшы вожатыйны сайлап алу җиңел булмады. Аларның барысы да лаеклы чыгыш ясады һәм һәр катнашучыны зал алкышларга күмде. Аксубай лицееннан Алина Игушкина абсолют җиңүче булды. Аның портфолиосы Республика бәйгесендә катнашу өчен...

    "Иң яхшы вожатый" вожатыйлар осталыгы бәйгесендә унҗиде кеше катнашты.


    Составында мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре булган мәртәбәле жюрига иң яхшы вожатыйны сайлап алу җиңел булмады. Аларның барысы да лаеклы чыгыш ясады һәм һәр катнашучыны зал алкышларга күмде.

    Аксубай лицееннан Алина Игушкина абсолют җиңүче булды. Аның портфолиосы Республика бәйгесендә катнашу өчен Казанга җибәрелде.

    Шулай ук төрле номинацияләрдә призерлар билгеләнде. "Иң эрудицияле вожатый" дип 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбеннән Виктория Пименова табылды. "Иң иҗадый вожатый" - Иске Тимошкино мәктәбеннән Ксения Наумова. "Иң сәләтле"се - Кәкре Күлдән Ирина Крайнова булды. "Иң заманча һәм зәвыклы вожатый" номинациясендә Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Илсур Сафиуллин җиңү яулады. "Иң энергияле вожатый" номинациясендә - 3 нче санлы Аксубай мәктәбеннән Екатерина Копанева. "Иң шәфкатьле һәм ярдәмчел вожатый" - Иске Ибрай урта мәктәбеннән Зилә Батдалова, "Иң яшь вожатый" дип Сөнчәле мәктәбеннән Диләрә Батдалова танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: