Иң кадерлеләрен ышандыралар
"Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесендә абсолют җиңүче булып "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Мишина танылды. Үткән атнада район бәйгесенең финалы узды. Ул ике этапта үткәрелде: читтән торып һәм урында. Читтән торып үткәрелгән турда катнашуга 16 тәрбияче гариза тапшырган. Аның барышында катнашучылар иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр. -...
"Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесендә абсолют җиңүче булып "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Мишина танылды.
Үткән атнада район бәйгесенең финалы узды. Ул ике этапта үткәрелде: читтән торып һәм урында. Читтән торып үткәрелгән турда катнашуга 16 тәрбияче гариза тапшырган. Аның барышында катнашучылар иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр.
- Без финалга кадәр авыр юл үткән катнашучыларны сәламлибез, - дип сөйли район мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина. - Читтән торып катнашу этабын үтеп, алар үзләренең иң-иңнәр булуларын дәлилләделәр.
Алты тәрбияче финалга чыкты. Алар ачык педагогик чаралар, иҗади презентацияләр, мастер класслар үткәрделәр.
Составында мәгариф бүлегенең тәҗрибәле методистлары булган хөкемдарлар комиссиясенә бәя бирүе авырга туры килде. Финалга чыккан алты катнашучы да яхшы презентацияләр, педагогик бурычларның кызыклы чишелешен тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, алдынгылар өчлегендә Мария Мишина - беренче урында, Людмила Мясникова - ("Буратино" балалар бакчасы) - икенче һәм Зөлфирә Идиятуллина (Кәкре Күл мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме) - өченче урында.
- Миңа батырлык кылырга язмаса да, кешеләрнең миңа иң кадерлеләрен - балаларын ышандыруы белән горурланам, - ди җиңүче, 4 ел стажы булган Мария Викторовна. Аны хезмәттәшләре хөрмәт итә, балалары да нык ярата. Ата-аналардан да аның турыда бары тик яхшы сүзләр генә ишетәсең.
"Иҗади тәрбияче" номинациясендә - Алсу Сибгатуллина ("Ләйсән" балалар бакчасы), "Йөрәгемне балаларга бирдем" номинациясендә - Ирина Леонтьева ("Кояшкай" балалар бакчасы), "Һөнәренә тугры" номинациясендә Валентина Семенова ("Әкият" Киса авылы балалар бакчасы) җиңү яуладылар.
- Әлеге бәйге зур билгеләнешкә ия, - дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Бездә 14 балалар бакчасы һәм 19 мәктәпкәчә төркем бар, һәм "Ел тәрбиячесе" - ул педагогларга үсәргә, камилләшергә этәргеч бирүче куәтле нигез. Финалга чыккан тәрбиячеләрнең осталык дәрәҗәсе зур һәм, минем уйлавымча, бәйгедә җиңелүчеләр юк, барысы да җиңүче.
Катнашучылар да, кунаклар да чараның яхшы оештырылганлыгын билгеләп үттеләр һәм бәйге мәйданчыгы хуҗаларына - "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев