Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү өчен “Магнолияләр иленә”

    Сочида үткәрелгән "Магнолияләр иле" дип аталган музыкаль-әдәби иҗатының VIII Халыкара фестиваль-бәйгесе лауреатлар һәм дипломантларның яңа исемнәрен атады, шул исәптән безнең райондагы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының да. Бу юлы фестивальгә биш бала барды һәм аларның һәркайсы өенә җиңү белән кайтты. "Уен коралы иҗаты" номинациясендә яшь пианистка Энҗе Моратшина III дәрәҗә лауреат...

    Сочида үткәрелгән "Магнолияләр иле" дип аталган музыкаль-әдәби иҗатының VIII Халыкара фестиваль-бәйгесе лауреатлар һәм дипломантларның яңа исемнәрен атады, шул исәптән безнең райондагы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының да.

    Бу юлы фестивальгә биш бала барды һәм аларның һәркайсы өенә җиңү белән кайтты. "Уен коралы иҗаты" номинациясендә яшь пианистка Энҗе Моратшина III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Саксофонда уйнаулары белән жюрины таң калдырган Кирилл Прохоров- III дәрәҗә, ә Артур Ключников I дәрәҗә дипломант исемен яуладылар. Һәрвакыттагыча, мәктәпнең сәнгать бүлеге укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр. Кирилл Лимонов -"Рәсем ясау сәнгате", ә Екатерина Токарева "Кулланма сәнгать иҗаты" номинациясендә җиңүче булдылар. Балаларның җиңү яулавында укытучылар Елена Токарева, Евгения Безрукова, Татьяна Кузмичева, Крестина Серкова һәм Энҗе Мостафинаның да тырышлыгы зур.

    Фестивальдә катнашудан тыш, һәр бала диңгезгә барудан, мастер-класслардан, экскурсияләргә йөрүләрдән искиткеч тәэсирләр алдылар. Ә укытучылар исә балаларга биргән белемнәрнең нәтиҗәле булуына инандылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: