Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү белән кайттылар

    Республика бәйгесендә район Мәдәният йорты баянчылары үзләрен кабаттан күрсәттеләр. Бу юлы Чистай шәһәрендә үткәрелгән " Кама бизәкләре" бәйгесендә. Конкурсантлар чыгышына Казан дәүләт консерваториясе укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Аксубайлылар Чистай, Бөгелмә, Түбән Кама, Зәй шәһәреннән, Алексеевск, Чирмешән, Азнакай районнарыннан килгән көндәшләре белән көч сынаштылар. Яшь баянчыларыбыз Ильяс Исмәгыйлов -...

    Республика бәйгесендә район Мәдәният йорты баянчылары үзләрен кабаттан күрсәттеләр.


    Бу юлы Чистай шәһәрендә үткәрелгән " Кама бизәкләре" бәйгесендә. Конкурсантлар чыгышына Казан дәүләт консерваториясе укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Аксубайлылар Чистай, Бөгелмә, Түбән Кама, Зәй шәһәреннән, Алексеевск, Чирмешән, Азнакай районнарыннан килгән көндәшләре белән көч сынаштылар. Яшь баянчыларыбыз Ильяс Исмәгыйлов - икенче, Никита Семенов өченче урынны алды. Өлкән төркемдә Әлфид Нурхамәтов лауреат исеменә лаек булды (икенче урынны алды), Илшат Яруллин һәм Йосыф Рафиков дипломнар белән билгеләп үтелделәр. Составында Максим Золин, Кирилл Баглай, Иван Кудрявцов, Илшат Яруллин, Никита Семенов булган яңа оешкан "Туган як" ансамбле III дәрәҗә лауреат булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: