Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң активлар ял итте

Аксубайның 1 нче мәктәбе базасында "Активистлар лагере" профильле смена узды. Аның төп максаты - балаларны бер командага берләштерү һәм районда яңа балалар оешмасы булдыру. Сменаны укучы кызлар, активистлар, Җиңү волонтерлары лидеры Кристина Удиярова һәм ТР СДО Аксубай филиалы рәисе Алина Игушкина оештырган. Алардан тыш тагын 4 оештыручы - команда кураторлары...

Аксубайның 1 нче мәктәбе базасында "Активистлар лагере" профильле смена узды.
Аның төп максаты - балаларны бер командага берләштерү һәм районда яңа балалар оешмасы булдыру. Сменаны укучы кызлар, активистлар, Җиңү волонтерлары лидеры Кристина Удиярова һәм ТР СДО Аксубай филиалы рәисе Алина Игушкина оештырган. Алардан тыш тагын 4 оештыручы - команда кураторлары үз өлешләрен керткәннәр.
Кызларның сүзләренә караганда, башта алар балалар белән аралашып, профильле сменага барырга теләкләре бармы-юкмы икәнен сорашканнар, аннары чакырулар таратканнар, теләүчеләрне җыйганнар һәм смена программасы әзерләгәннәр. Анда 11 яшьтән 16 яшькәчә 30 кеше - Яшь армия, Аксубайның 1 нче мәктәбе өлкән сыйныф укучылары советы активистлары, Җиңү волонтерлары, СДО, "Ориент" эзләнү клубы әгъзалары ял иткәннәр, аралашканнар, кыскасы, вакытларын бик шәп итеп уздырганнар.
- Көн бик яхшы башланып китте, бездә утны сүндерделәр, әмма без яман суламадык, квест барышында кураторларыбыз белән таныштык, - дип бүлештеләр сменада катнашучылар.
Чараны ачу тантанасында оешма рәисләре үзләренең формированиеләре эшчәнлеге турында сөйләгәннәр.
Икенче көнгә - теоретик мәгълүмат алу, өченче көнгә аларны гамәлдә куллану программалаштырылган булган.
- Сменада катнашучылар бертөрлелектән туймасыннар, күңелсезләнмәсеннәр, ә максимум кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар алсыннар өчен без барлык чараларны да 15-20 минут вакыт эчендә үткәрергә тырыштык, - дип сөйли Кристина.
- Бу смена төрле мастер-классларны, психологик тренингларны, флеш-мобларны һәм квестларны, кызыклы шәхесләр белән очрашуларны, уеннарны, башваткычларны үз эченә алды, һәм балалар барысын да җиңеп чыктылар, - дип сүзгә кушылды Алина.
Мария Таиркина химия буенча кызыклы тәҗрибәләр, Алина массакүләм гаммәви чаралар белән эш итүгә бәйле мастер-класс күрсәтте, СДОның элеккеге рәисе Гөлназ Мингалиева команда оештыру буенча тренинглар уздырды. Көн зарядка ясаудан башланды һәм "Шәм" белән тәмамланды. Кичке шәм - лагерьдә ял итүчеләрнең иң яраткан йоласы. Ул вакытта көнгә анализ һәм нәтиҗә ясала. Катнашучылар якын арада бистәдә уздырырга мөмкин булган, барлык балалар һәм үсмерләр хәрәкәтен бергә берләштергән проектларны эшләгәннәр.
- Мондый сменалар безне чыдамлыкка, кешелекле булырга, аралашырга, халык алдында чыгыш ясарга, якыннарың турында кайгыртырга өйрәтә, - дип сөйли Алина.
Тагын шуны әйтеп үтәсе килә, мәдәни программадан тыш, кызлар лагерьдә туклануны да оештырганнар. Ашамлыклар һәм лагерь өчен атрибутика сатып алуда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин ярдәм иткән.
- Бу өч көн безнең тормышта иң кызыклысы, иң истәлеклесе булды. Мин киләчәкләре өметле булган искиткеч егетләр һәм кызлар белән таныштым. Алар - актив, зирәк һәм игелекле. Ә иң мөһиме, сменада катнашучылар бердәм команда булдылар һәм җәй көне кабат шундый смена оештырырга хыялланалар, - дип билгеләп үтте Кристина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев