Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәзерге студентлар «элеккегеләренә” каршы

    Өченче көн һөнәри лицейда Студентлар көнен киң күләмдә һәм кызыклы билгеләп үттеләр. Сәхнәдә укытучылар-элеккеге студентлар һәм лицейчылар командалары тапкырлыкка һәм шаянлыкка көч сынашты. Әлбәттә инде, катнашучылар чыгышын тамаша кылырга килүчеләр дә бар иде. Мәзәк белән кушылган актерлык осталыгы, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә кызыклы алымнар куллану- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары...

    Өченче көн һөнәри лицейда Студентлар көнен киң күләмдә һәм кызыклы билгеләп үттеләр.


    Сәхнәдә укытучылар-элеккеге студентлар һәм лицейчылар командалары тапкырлыкка һәм шаянлыкка көч сынашты. Әлбәттә инде, катнашучылар чыгышын тамаша кылырга килүчеләр дә бар иде. Мәзәк белән кушылган актерлык осталыгы, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә кызыклы алымнар куллану- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Убейкина оештырган чараның уңышлы килеп чыгуын исбатлады.
    Команда капитаннары Динар Хәкимов һәм Евгений Никонов уенны тагын да кызыклырак итү, тамашачыларның күңелләрен күтәрү өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Командалар сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Алар сәхнәдә булсынмы, табын артында булсынмы, кырда булсынмы, теләсә нинди компанияне кызыклы итәргә сәләтле. Тамашачыларның көчле алкышлары- аларга зур бүләк булды. Өстәвенә жюри да, тамашачылар да бертавыштан ике команданы да җиңүче дип тапты.
    Алып баручылар Алмаз Гимадиев һәм Ольга Сулагаеваны һәм конкурслар арасында аларның мәзәк сөйләүләре тамашачылар күңелендә җыелмас тәэсирләр калдырды.. Людмила Ильина башкаруындагы җырлар бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: