Мәгариф
Хәзерге һәм булачак студентлар очрашты
Һөнәри яраклашу эшләре кысаларында мәгариф бүлеге 9-11 сыйныфларда укучылар өчен Казан инновацияләр университеты вәкилләре белән очрашу оештырды.
Аксубай 3 нче мәктәбенең актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Районның бөтен мәктәпләреннән укучылар җыелды. Алар алдында илебезнең иң зур югары уку йортлары арасына кергән Казан инновацияләр университеты студентлары һәм чыгарылыш...
Һөнәри яраклашу эшләре кысаларында мәгариф бүлеге 9-11 сыйныфларда укучылар өчен Казан инновацияләр университеты вәкилләре белән очрашу оештырды.
Аксубай 3 нче мәктәбенең актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Районның бөтен мәктәпләреннән укучылар җыелды. Алар алдында илебезнең иң зур югары уку йортлары арасына кергән Казан инновацияләр университеты студентлары һәм чыгарылыш студентлары чыгыш ясады. Университетның бай материаль-техник базасын, яшәү шартларын, уңайлы китапханәләрне, спорт залларын, бассейннарны чагылдырган видеотасмалар тәкъдим ителде. Укучыларны югары уку йортының фәнни эшчәнлеге, аның мөмкинлекләре белән дә таныштырдылар. КИУ студентлары университеттан тыш тормышның бай һәм актив булуын дәлилләүче иҗат номерлары да алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев