Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәзер ул үзе педагог

Эвелина Сруртдинова Татарстанны яңадан үз тавышы белән сокландырды. Хәзер инде ул Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы буларак чыгыш ясый. Эвелина бу юлы балалар сәнгать мәктәпләре һәм "МАЭСТРО" сәнгать мәктәбе укытучыларының башкару осталыгы III ачык республика конкурс фестивалендә вокал номинациясендә беренче урынны яулады. Бу уңыш аның өчен көтелмәгән хәл булмады. Беренчедән...

Эвелина Сруртдинова Татарстанны яңадан үз тавышы белән сокландырды.


Хәзер инде ул Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы буларак чыгыш ясый. Эвелина бу юлы балалар сәнгать мәктәпләре һәм "МАЭСТРО" сәнгать мәктәбе укытучыларының башкару осталыгы III ачык республика конкурс фестивалендә вокал номинациясендә беренче урынны яулады. Бу уңыш аның өчен көтелмәгән хәл булмады. Беренчедән аксубайлылар балалар бакчасында йөргән чактан ук сәхнәдә чыгыш ясаган кечкенә Эвелинаны да хәтерлиләр әле. Хәзер ул Казан музыка училищесының "Эстрада җырчысы" бүлеген тәмамлап, белгеч Дипломы алды. Моңа өстәп, Россия театр сәнгате университеты (ГИТИС) эстрада бүлегендә укуын дәвам итә. Эвелина үзе күп кенә дәрәҗәле конкурсларда җиңүче булса, быел аның укучысы Камилә Нәсибуллина "Чикләр юк" халыкара фестиваль- конкурсында вокал буенча Дипломант булу бәхетенә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев