Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәйрия чыршысында

РИТЭК нефть компаниясенең иҗат төркеме мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Олаф маҗаралары турында искиткеч матур әкият алып килде. Бәйрәмгә җыелучыларны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов сәламләде. -Соңгы елларда районда балалар өчен күп нәрсә эшләнде. - Уен һәм спорт мәйданчыклары пәйда булды. Һәр мәдәният йортында, клубларда яңа...

РИТЭК нефть компаниясенең иҗат төркеме мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Олаф маҗаралары турында искиткеч матур әкият алып килде.


Бәйрәмгә җыелучыларны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

-Соңгы елларда районда балалар өчен күп нәрсә эшләнде. - Уен һәм спорт мәйданчыклары пәйда булды. Һәр мәдәният йортында, клубларда яңа ел бәйрәмнәре уздырыла. РИТЭК тарафыннан хәйрия чыршылары үткәрү күркәм гадәткә әверелде, аларны балалар көтеп алалар.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бер генә бала да игътибарсыз калмаячак.

-Балалар һәм әти-әниләр, сезне елның иң могҗизалы бәйрәме белән тәбрик итәм, - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте бәйрәмгә килүчеләргә нефть компаниясе вәкиле Фәнис Сибгатуллин. - Киләсе елда сәламәтлегегез тагын да ныгысын, уңышларыгыз артсын, иң кыю хыялларыгыз тормышка ашсын.

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә әкият персонажларына җан керде. Сүз уңаенда, безнең якларга кышның ни өчен һаман килмәве ачыкланды. Маймыл баласы Кышка, хәзер балалар урамга чыкмыйлар, компьютер уеннарын һәм Интернетны күпкә өстенрәк күрәләр, дип зарланган икән. Менә шуңа да Кыш, ачуланып һәм гарьләнеп, булган карны кире җыйган да китеп барган. Ә менә уңай холыклы һәм шаян персонаж Олаф Кышны да, Яңа ел бәйрәмен дә кире кайтара алган.

Залдагы балалар бик теләп уенга кушылдылар. Алар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларның җавапларын әйттеләр. Ә инде чыршы бәйрәменең төп герое - Кыш бабай килгәч, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бер-берсеннән уздырып шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм тәмамлангач Кыш бабай һәр балага да тәм-томнар салынган пакет бүләк итте. Бүләкне 160 ятим бала, мөмкинлеге чикләнгән 135 һәм "Хыял" социаль приютында яшәүче 31 бала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев