Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хуш, мәктәп!

Соңгы кыңгырау бәйрәме яшьлек, моңсу хис-кичерешләр, сагыну белән бәйле. Чыгарылыш укучылары өчен ул балалыктан олы тормыш юлына аяк басу чоры булса, әти-әниләр исә балаларының буй җитеп, туган йортларыннан чыгып китүенә моңсуланалар. Соңгы кыңгырау тантанасына җыелган, бер үк вакытта бәхетле дә булган, дулкынлану да кичергән Яңа Ибрай мәктәбенең чыгарылыш укучылары үзләре...

Соңгы кыңгырау бәйрәме яшьлек, моңсу хис-кичерешләр, сагыну белән бәйле.



Чыгарылыш укучылары өчен ул балалыктан олы тормыш юлына аяк басу чоры булса, әти-әниләр исә балаларының буй җитеп, туган йортларыннан чыгып китүенә моңсуланалар.


Соңгы кыңгырау тантанасына җыелган, бер үк вакытта бәхетле дә булган, дулкынлану да кичергән Яңа Ибрай мәктәбенең чыгарылыш укучылары үзләре белем алган мәктәпкә, укытучыларга, әти-әниләргә дан җырлап, рәхмәт әйтеп шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.


-Күптән түгел генә ап-ак бантлар таккан кызлар, чем кара костюмнар кигән малайлар, бәйләм-бәйләм чәчкәләр тотып, мәктәп бусагасыннан атлап кергән булсалар, бүген сезне олы, мөстәкыйль тормыш юлына озатыр вакыт килеп җитте, - дип дулкынланып сөйләде сыйныф җитәкчесе Гөлия Кобиева.
Ул аларны бишенче сыйныфтан җитәкләгән һәм күптән инде укучыларның икенче әниләренә әверелгән. Бу вакыт эчендә ул аларның һәрберсенең холкын өйрәнгән, бүген кем дәрескә әзерләнеп килгән, кемнең алдашуын күзләренә карап белгән...


- Мин үземнең беренче сыйныфка аяк басуымны, мәктәптә белем алган елларны, соңгы кыңгырау тантанасына баруымны яхшы хәтерлим һәм сагынып искә алам. Мәктәп белән хушлашудан күңелне моңсулык баскан булса да, безне киләчәккә өметләр канатландырды,-дип яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты Яңа Ибрай мәктәбенә әлеге тантанага килгән җирле мәктәпнең чыгарылыш укучысы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Җәлил Мотыйгуллин.


-Барлык чыгарылыш укучыларының да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим, - дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Камил Гилманов. -Югары уку йортларына кереп белем алыгыз, камилләшегез. Һөнәр алып, районга эшкә кайтыгыз, безгә квалификацияле белгечләр бик кирәк.
Район башлыгы мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллинга, физкультура укытучысы Габдулла Мотыйгуллинга, техник хезмәткәр Рузалия Кәбировага Рәхмәт хатлары тапшырды.


-Яңа Ибрай укучылары һәм укытучылары ел дәвамында безне олимпиадаларда, бәйгеләрдә ирешкән уңышлары белән куандырдылар, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллина. - Мәктәпне максатка һәм җиңүгә омтылыш аерып тора.
Аерылып торган укучылар Мактау кагазьләре һәм бүләкләр алдылар.


Беренче сыйныф укучыларының чыгышы күңелләрне йомшартты. Алар теләкләр теләп, чыгарылыш укучыларына символик бәхет ачкычлары тапшырдылар.
Соңгы кыңгырау чылтырады. Чыгарылыш укучылары, кунаклар аны көчле алкышлар белән озаттылар.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/86--23052015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев