Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтердә саклана

    22 апрельдә район үзәгенең Ленин паркында В.И.Ленинның тууына 142 ел тулу уңаеннан истәлекле чара үтте. Кояшлы якшәмбе иртәсендә бирегә район ветераннар советы әгъзалары, район үзәге оешмалары, иҗтимагый формированиеләр җитәкчеләре җыелды. Алар һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар, коммунистлар партиясен булдыручы, илдә беренчеләрдән булып совет дәүләтенә нигез салучы Ульянов-Ленинны искә алдылар. Тантаналы митингны...

    22 апрельдә район үзәгенең Ленин паркында В.И.Ленинның тууына 142 ел тулу уңаеннан истәлекле чара үтте.


    Кояшлы якшәмбе иртәсендә бирегә район ветераннар советы әгъзалары, район үзәге оешмалары, иҗтимагый формированиеләр җитәкчеләре җыелды.
    Алар һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар, коммунистлар партиясен булдыручы, илдә беренчеләрдән булып совет дәүләтенә нигез салучы Ульянов-Ленинны искә алдылар.
    Тантаналы митингны районның Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Евгений Копанев ачты. Ул В.И.Ленинның шәхес буларак бөек тарихи билгеләнешен ассызыклап үтте, аның җитәкчелегендә, большевиклар партиясе безнең ата-бабаларыбызны капитализмны бәреп төшереп, төп принциплары тигезлек һәм гаделлек булган социалистик строй төзү юлыннан алып барган, диде ул. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды, киләчәктә әлеге датаны балалар катнашында заманча кызыклы чаралар белән билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
    Митингта шулай ук Аксубай җирлеге башлыгы урынбасары Евгений Казаков, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та чыгыш ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: