Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәтер дивары

"Хәтер дивары" проектын тормышка ашыру кысаларында Аксубайның 2 нче мәктәбендә өченче ачык дәрес узды. Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә - "Коткарылган дөнья әле дә хәтерли..." стенды, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарына багышланган "Алар намус, абруй һәм вөҗданның нәрсә икәнен белә иделәр" стенды, "Социалистик Хезмәт Геройлары" стенды "Хәтер дивары" проектының нәтиҗәсе...

"Хәтер дивары" проектын тормышка ашыру кысаларында Аксубайның 2 нче мәктәбендә өченче ачык дәрес узды.
Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә - "Коткарылган дөнья әле дә хәтерли..." стенды, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарына багышланган "Алар намус, абруй һәм вөҗданның нәрсә икәнен белә иделәр" стенды, "Социалистик Хезмәт Геройлары" стенды "Хәтер дивары" проектының нәтиҗәсе булачак. Укытучы Геннадий Горбунов җитәкчелегендә проектны Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары тормышка ашыра. Бу дәрестә командалар стендларның электрон төрен тәкъдим иттеләр.
Әлеге проектны Әфганстан сугышы ветераны Михаил Терентьев та хуплады. Ул проектның мәктәп өчен генә түгел, тулаем район өчен дә мөһим һәм актуаль булуын билгеләп үтте. Дәресләрдә Зәй районыннан эксперт-укытучы Римма Әхмәтвәлиева да катнашты. Ул укучыларга проектны тормышка ашыруда уңышлар теләде һәм "Хәтер дивары" проектының мәктәп укучылары тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр, аларның батырлыклары һәм бүләкләре турында барлык булган мәгълүматлар белән тулыландырылган уникаль мәгълүмат чыганагы булганын да ассызыклады. Бу бистә халкының һәр кешесе өчен дә туганнарының һәм якыннарының тарихын белү, тарихи документлар белән танышу һәм проектта катнашкан яшь буынның ватанпәрвәрлегенә бәяләмә бирү мөмкинлеге.
Фото с сайта gorbunovs.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев