Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәсән Туфан музеенда яңа күргәзмә ачылды

Бөек татар шагыйре Хәсән Туфан музеенда "Идел буе халыкларының декоратив-кулланма сәнгате: тарихы һәм бүгенгесе" дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозициягә Хәсән Туфан мемориаль музееның төп коллекциясен тәшкил иткән уникаль әйберләр куелган. Музейга килүчеләр 19 гасыр ахыры-20 гасыр башы экспонатлары белән таныша алачаклар. Күргәзмәдә татар һәм чуаш хатын-кызларының тамбур һәм "келәм" стилендә...

Бөек татар шагыйре Хәсән Туфан музеенда "Идел буе халыкларының декоратив-кулланма сәнгате: тарихы һәм бүгенгесе" дип аталган күргәзмә ачылды.


Экспозициягә Хәсән Туфан мемориаль музееның төп коллекциясен тәшкил иткән уникаль әйберләр куелган. Музейга килүчеләр 19 гасыр ахыры-20 гасыр башы экспонатлары белән таныша алачаклар. Күргәзмәдә татар һәм чуаш хатын-кызларының тамбур һәм "келәм" стилендә чигелгән, бисер һәм тәңкәләр белән бизәлгән милли киемнәре, чиккән сөлгеләр, пәрдәләр, намазлыклар, яулыклар, күкрәкчәләр, алъяпкычлар, татар һәм чуаш халкының баш киемнәре-калфаклар, түбәтәйләр, хушпу, тухья, сурпанны күрергә була. Шулай ук халык сәнгатенең кызыклы өлкәсенең берсе-каллиграфия сәнгате бизәге булган шамаилләр дә тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Р. Шиһапова, Ю. Михайлова, Р. Хамәтшина, Н. Тяманова, С. Әхмәтшина, Г. Низамова, С. Хамәтшина, Р. Дәүләтшина коллекциясендә булган тарихи ядкәрләр куелган. Музейның бурычы - безнең бабаларыбыздан калган бай мирасны барлау, саклау һәм халыкка җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев