Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хокукларны яхшы белүчеләр

    Аксубай районының унберенче сыйныф укучылары "Хокукларны яхшы белүчеләр" бәйгесендә катнаштылар. Аксубай районы прокуратурасы аны үткәрү инициаторы булды. Чараны оештыру һәм үткәрүдә шулай ук мәгариф бүлеге һәм Аксубай районының ришвәтчелеккә каршы комиссиясе дә катнашты. - Бәйге укучыларны РФ кануннарын, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уятуга җәлеп итү, шулай ук хокук...

    Аксубай районының унберенче сыйныф укучылары "Хокукларны яхшы белүчеләр" бәйгесендә катнаштылар.


    Аксубай районы прокуратурасы аны үткәрү инициаторы булды. Чараны оештыру һәм үткәрүдә шулай ук мәгариф бүлеге һәм Аксубай районының ришвәтчелеккә каршы комиссиясе дә катнашты. - Бәйге укучыларны РФ кануннарын, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уятуга җәлеп итү, шулай ук хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуны профилактикалау максатларында үткәрелә, - дип белдерде бәйгене алып баручы - Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов. Уен чын-чынлап кызыклы булды - укучыларга әкият геройларының хокукларын билгеләргә тәкъдим иттеләр (әйтик, сәяхәтче баканың - хәрәкәт итүгә хокукын). Ә бәйге биремнәре җитди иде - төп дәүләт канунын кабул итү датасыннан алып, тамырлары борынгы Римга барып тоташкан кайбер канун маддәләренең килеп чыгу тарихына кадәр. Укучыларга юридик ситуацияләрне хәл итү һәм үзләренә үк канун бозучыларга карата җәза чарасы бирү тәкъдим ителде. Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина рәислегендәге мәртәбәле жюри, бәйгедә катнашучыларның хокуклар мохитында яхшы яраклашуын билгеләп үтте, ә кайбер балаларга әлеге өлкә белән бәйле һөнәр сайларга киңәш бирде. Аксубай лицее командасы хокукларны яхшы белүдә аерылып торды, Иске Мокшино мәктәбе - икенче, 3нче санлы Аксубай урта мәктәбе өченче урында. Бәйге җиңүчеләренә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: