Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хисаплар тәмамлана

    Районда "Туган якка мәдхия җырлап" проекты кысаларында икенче Җирлекара эстафета дәвам итә. Аның бурычы - милли мәдәниятны, халыкларның гореф-гадәтләрен пропагандалау, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү. Быел эстафета иҗат отчетлары формасында авыл мәдәният учакларында үтә. Авыл халкы белән бергә анда авыл җирлеге башлыклары да катнаша. Үзешчән артистлар сәхнәдән театральләштерелгән тамашаларда үз...

    Районда "Туган якка мәдхия җырлап" проекты кысаларында икенче Җирлекара эстафета дәвам итә.


    Аның бурычы - милли мәдәниятны, халыкларның гореф-гадәтләрен пропагандалау, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү.

    Быел эстафета иҗат отчетлары формасында авыл мәдәният учакларында үтә. Авыл халкы белән бергә анда авыл җирлеге башлыклары да катнаша. Үзешчән артистлар сәхнәдән театральләштерелгән тамашаларда үз авылларының бөтен йолалары байлыгын күрсәтәләр. Алар тамашачыларны милли уеннарга җәлеп итеп һәм милли ризыклар белән сыйлап, милли җырлар җырлыйлар, биюләр башкаралар. Татар, рус һәм чуаш халыкларының көнкүреш үзенчәлекләре җирле осталарның кул эшләрендә дә чагыла - күргәзмәләрдә агачка уеп рәсем ясау, чигешләр һәм хәтта тал чыбыгыннан үрелгән әйберләр дә тәкъдим ителә.

    Иҗат отчетлары авыл җирлекләренең күпчелегендә үтте инде. Бу атнада алар тәмамлана:

    3 мартта - Яңа Ибрай авылында (18.00 сәгатьтә);

    4 мартта - Мюдта (17.00 сәгатьтә), Кәкре Күлдә (19.00 сәгатьтә);

    5 мартта - Беловкада (17.00 сәгатьтә), Яңа Аксубайда (Ким белән берлектә, 19.00 сәгатьтә).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: