Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәте белән хөрмәт казанган

"Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи" дигән гыйбарә нәкъ менә Гөлнур Идиятовага туры килә. Пединститутны тәмамлаганнан соң ук аны Аксубай мәгариф бүлегенә мәктәпкәчә белем бирү методисты итеп эшкә җибәрәләр. Гөлнур Раузетдиновна бер үк вакытта методист та, балалар бакчасында тәрбияче дә булып эшли. -Яңа вазыйфаны үзләштерә генә башлаганда, республика мәгариф...

"Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи" дигән гыйбарә нәкъ менә Гөлнур Идиятовага туры килә.


Пединститутны тәмамлаганнан соң ук аны Аксубай мәгариф бүлегенә мәктәпкәчә белем бирү методисты итеп эшкә җибәрәләр. Гөлнур Раузетдиновна бер үк вакытта методист та, балалар бакчасында тәрбияче дә булып эшли.


-Яңа вазыйфаны үзләштерә генә башлаганда, республика мәгариф министрлыгыннан тикшерү комиссиясе килеп төшә, - дип сөйли РФнең халык мәгарифе отличнигы, Аксубай районының мактаулы гражданины Кираметдин Шәязданов. Ул Гөлнур Раузетдиновнаны күптәннән белә инде.


-Бу тикшерү миңа яхшы сабак булды,-дип искә ала Гөлнур Раузетдиновна.


Шуңа да аңа тиз өйрәнергә туры килә һәм хаталанырга хакы булмый. Тикшерү комиссиясе җитәкчесе Гөлнурны перспективалы, бөтен нәрсәне бик тиз отып алу сәләтенә ия, итәгатьле, балалар, ата-аналар, бакча мөдирләре белән тел таба белүче белгеч, дип характерлый. "Мондый белгечне кулдан ычкындырмагыз!"-министрлык вәкиленең соңгы сүзе шундый була.


-Эш буенча аралашырга туры килгән кешеләр аны кешелекле, итәгатьле җитәкче, дип характерлыйлар. Ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, мөрәҗәгать итүнең асылын ачыклый, проблеманы ничек хәл итеп буласын аңлата, дип дәвам итә Кираметдин Шәязданов.
Аңа аеруча хас булган мөһим сыйфат-кешелеклелек белән бергә таләпчәнлек һәм гаделлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев