Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт иминлеген үзләштерделәр

    Иске Ильдеряк урта мәктәбе базасында белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында хезмәтне саклау буенча семинар узды. Укуларда катнашучылардан хезмәт иминлеге таләпләрен бозганда нинди җаваплылык каралуын белү таләп ителде. Катнашучылар игътибарына дәресләр үткәрүнең төрле төрләре (викторина-дәрес, уеннар, күңелле-танып белү программасы, төркемнәргә бүленеп эшләү, диспут, түгәрәк өстәл, мастер-класслар, өйрәнү эвакуациясе) тәкъдим ителде. Семинарның...

    Иске Ильдеряк урта мәктәбе базасында белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында хезмәтне саклау буенча семинар узды.

    Укуларда катнашучылардан хезмәт иминлеге таләпләрен бозганда нинди җаваплылык каралуын белү таләп ителде. Катнашучылар игътибарына дәресләр үткәрүнең төрле төрләре (викторина-дәрес, уеннар, күңелле-танып белү программасы, төркемнәргә бүленеп эшләү, диспут, түгәрәк өстәл, мастер-класслар, өйрәнү эвакуациясе) тәкъдим ителде. Семинарның практик өлешендә мәктәпләрнең хезмәт сагы буенча норматив документлар күргәзмәсе тикшерелде, кабинетларның, иҗади лабораторияләрнең хезмәт иминлеге буенча стендларын презентацияләү белән экскурсия үткәрелде. Чыгыш ясаган җитәкчеләр үзләренең укыту оешмаларындагы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучыларны тыңлап, хезмәтне саклау буенча эш йомгакларын бөтен яклап тикшереп, катнашучылар мәктәптә хезмәткәрләрнең һәм укучыларның хезмәт иминлеген саклау буенча планлы һәм максатка юнәлешле эш алып барылуын, мәктәп җитәкчелегенең, укытучыларның, хезмәт күрсәтү персоналының, укучыларның хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча иҗади компетентлыгы күз алдында булуын билгеләп үттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: