Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Халыкның яраткан җырчысы

Танылган татар эстрада артисткасы Илсөя Бәдретдинова концерты барышында район Мәдәният йортының тамашачылар залында яз кәефе хөкем сөрде. Концерт, һәрвакыттагыча, чын бәйрәмгә әверелде. Бу юлы аның концерт программасы «Әкияттә кунакта» дип аталды. Аның мәгънәсе якын кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен үз эченә алды. Әйтергә кирәк, Илсөя Бәдретдинова башкарган барлык җырларны, театральләштерелгән тамашаны аның...

Танылган татар эстрада артисткасы Илсөя Бәдретдинова концерты барышында район Мәдәният йортының тамашачылар залында яз кәефе хөкем сөрде.


Концерт, һәрвакыттагыча, чын бәйрәмгә әверелде. Бу юлы аның концерт программасы «Әкияттә кунакта» дип аталды. Аның мәгънәсе якын кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен үз эченә алды. Әйтергә кирәк, Илсөя Бәдретдинова башкарган барлык җырларны, театральләштерелгән тамашаны аның ире - шагыйрь һәм композитор Илфак Шиһапов иҗат итә һәм әзерли.
Аның көнүзәк проблемаларны чагылдырган үткен җырлары халык күңеленә хуш килә. Алар җәмгыятьтәге җитешсез якларны ачып салалар. Шуның белән бергә тамашачылар аның башкаруындагы татар халык җырларын да алкышларга күмделәр. Җырчы концерт барышында тамашачылар биргән сорауларга да зур канәгатьләнү белән җавап бирде. Концерт бер сулышта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрада артисткасы Илсөя Бәдретдинова