Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыкларны берләштергән бәйрәм

    Чуаш теле көнен билгеләп үтү алдыннан Аксубайда "Чуаш сандугачы" XI Республика конкурс-фестивале узды, ул чын музыка һәм мәдәният бәйрәменә әверелде, җыр-моңның барлык халыкларны берләштерүен дәлилләде. Гала-концертка кадәр ике көн дәвамында Татарстанның барлык почмакларыннан килгән катнашучыларның иң-иңнәрен сайладылар. Составында эстрада йолдызлары Алексей Шадриков һәм Алексей Московский, дәүләт җыр һәм бию ансамбле...

    Чуаш теле көнен билгеләп үтү алдыннан Аксубайда "Чуаш сандугачы" XI Республика конкурс-фестивале узды, ул чын музыка һәм мәдәният бәйрәменә әверелде, җыр-моңның барлык халыкларны берләштерүен дәлилләде.


    Гала-концертка кадәр ике көн дәвамында Татарстанның барлык почмакларыннан килгән катнашучыларның иң-иңнәрен сайладылар. Составында эстрада йолдызлары Алексей Шадриков һәм Алексей Московский, дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчылары Мингазовларның гаилә пары һәм Чуашстанның атказанган артисткасы Людмила Семенова булган мәртәбәле жюри ике көн дәвамында иң яхшы башкаручыларны ачыклады.

    Зур кунаклар да катнашты

    Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев, Чуаш милли конгрессы президенты Николай Угаслов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТРның ЧНКА рәисе вазифаларын башкаручы Евгений Морозовларның катнашуы фестивальгә абруй өстәде.

    - "Чуаш сандугачы" унберенче тапкыр үткәрелә һәм алтынчы ел Аксубай җирлегендә уза, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Мин катнашучыларны сәламләвемә бик шат һәм шулай ук моңа охшаш проектларны оештырган, тулаем милли мәдәниятне хуплаганнары өчен Константин Яковлевка, Николай Угасловка зур рәхмәтемне белдерәм.

    - Республикада 173 милләт халкы яши, безнең халыклар Ассамблеясе 35 милли-мәдәни автономияне берләштерә, - диде Николай Владимиров. - Чуаш милли-мәдәни автономиясе шулар арасында иң активы.

    Константин Яковлев, Һәр елны фестивальне кабул иткән һәм бәйрәмне лаеклы итеп оештырган өчен Камил Гилмановка Чуашстан Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

    - Фестиваль чуаш мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне яңартуга юнәлдерелгән, - диде мәдәният министры. - Ул безнең ышанычны аклады. Вокалчылар саны ел саен арта, балалар һәм яшьләр күбрәк катнаша. Бу гаиләләрдә гореф-гадәтләр һәм туган телгә карата сакчыл караш яшәвен аңлата. Өлкәннәр дә бу эшкә үз өлешен кертә. Фольклор коллективларында без 70 яшьтән өлкәнрәк артистларны да күрәбез. Безнең аксакаллардан кала кемнәр халык йолаларының матурлыгын җиткерә алсын?

    Катнашучыларны Николай Угаслов каршы алды. Ул аларга яңа иҗади уңышлар һәм җиңүләр теләде.

    - Мин милли мәдәниятне үстерүдә ярдәм иткәннәре өчен Аксубай районы җитәкчелегенә, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтлемен, "Чуаш сандугачы" халыкларны берләштерүче бәйрәмгә әверелде - дип ассызыклады Николай Федорович.

    Концерт программасы

    Фестиваль сандугачлар теленнән җыр-моң откан борынгы сувар халкы турындагы матур риваятьтән башланып китте. Ходай тарафыннан бирелгән сандугач җыры кайгы-борчуларны юкка чыгара, күңелләргә шатлык кайтара.

    Концерт программасын "Балкыш" триосы җыры ачып җибәрде. Бу яшь, әмма "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә өченче урынны алган төркем таныш җырларга яңа төсмер өсти.

    III урын

    Программаны "Чуаш сандугачы"ның бронза призерлары дәвам итте. Бу Иске Үзидән Арина Павлова, Иске Тимошкинодан Анна Тербукова һәм Нурлат районының Егоркино авылыннан "Йолдызчыклар" ансамбле. Ансамбльдә - 7-10 яшьлек малайлар һәм кызлар. Аны күптән түгел генә оештырганнар һәм чуаш телендәге җырларны алар Светлана Осипова белән берлектә дәресләрдә өйрәнәләр.

    II урын

    Курчак турында җыр башкарган Енорускино авылыннан Элина Овчинникова, Нурлаттан яшь шоумен Алексей Алексеев, Түбән Камадан "Йолдыз" вокал ансамбле, Сергеевкадан "Миләшкәй" ансамбле, Сөнчәледән Екатерина Наумова көмеш призер булдылар. Аларга бүләкләрне Алексей Шадриков тапшырды.

    I урын

    Программаны фестиваль җиңүчеләре дәвам итте. Егоркино авылыннан зәңгәр күзле бәләкәй малай Алексей Белов сәхнәдә үзен иркен тотты. Енорускинодан Анжелика һәм Юлия Еремеевалар әниләргә атап матур җыр башкардылар. Савруштан "Чуаш гүзәле" республика конкурсында Гран-при яулаган Марина Васикова ялкынлы чыгыш ясады. Яңа Аксубайдан "Шанчак" вокал квартеты һәм Әлмәттән "Сеспель" фольклор ансамбле матур чыгышлары белән тамашачыларны шатландырдылар. Узган елда моңа охшаш фестивальдә җиңү яулаган Анжелика Еремеева чыгышы да зур тәэсирләр калдырды.

    Алтын призерларны Людмила Семенова бүләкләде. Шуннан соң җиңүчеләр аның белән бергә ул иҗат иткән җырларны башкардылар. Марина Васикова һәм Татьяна Григорьева башкаруындагы җырлар фестивальгә ямь өстәде. Шулай ук концертның тавыш һәм ут бизәлешенә, режиссурага, алып баручыларга, бүлек һәм Мәдәният йорты җитәкчелегенә тырышлыклары өчен лаеклы бәя бирергә кирәк. Алар артистларга да, тамашачыларга да онытылмас мизгелләр бүләк итү өчен зур көч куйдылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: