Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыклар дуслыгы җырчысына багышлана

    Аксубай китапханәләр системасында чуаш теле һәм әдәбияты Атнасы традицион рәвештә уза. Быелгысы ел якташыбыз, Чуашстанның беренче халык шагыйре Николай Полоруссов-Шелебинең тууына 135 ел тулу белән истәлекле. Николай Иванович чуаш әдәбиятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗаты бүгенгесе көндә дә онытылмый. Балалар өчен дистәләгән поэма, сатирик шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы...

    Аксубай китапханәләр системасында чуаш теле һәм әдәбияты Атнасы традицион рәвештә уза.

    Быелгысы ел якташыбыз, Чуашстанның беренче халык шагыйре Николай Полоруссов-Шелебинең тууына 135 ел тулу белән истәлекле. Николай Иванович чуаш әдәбиятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗаты бүгенгесе көндә дә онытылмый. Балалар өчен дистәләгән поэма, сатирик шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы чыгару белән бергә, аның татар язучыларының хикәяләрен чуаш теленә тәрҗемә итүе укучыларда кызыксыну уята. Аксубай районында Полоруссов-Шелеби иҗатына үзенчә караш. 2006 елда район үзәгендә язучыга һәйкәл куелды. Бәйрәмнәр, истәлекле даталарда һәйкәл янында чаралар үткәрелә.

    Чуаш теле һәм әдәбияты Атнасы Полоруссов-Шелеби һәйкәле янында тантаналы митингтан башланды.

    - Николай Полоруссов кебек шәхесләр район өчен зур горурлык, - дип ассызыклады, тантананы ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Якташыбыз иҗаты чуаш телен, әдәбиятын һәм халыкның гореф-гадәтләрен ышанычлы саклауда нигез булып тора.

    Митингта Аксубай китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева һәм балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова әдәби мирас турында әйтеп үттеләр.

    Митингка чакырылган, Беловка авылыннан килгән ерак туганы Нина Кожеманова кардәшен искә алып олылаулары өчен рәхмәтен белдерде. Педагогик хезмәт ветераны, районда шигырьләр иҗат итүе белән танылган Геннадий Якимов (Пиляк) та чыгыш ясады.

    Авыл китапханәләре хезмәткәрләре Шелеби әсәрләре буенча әдәби монтаж күрсәттеләр.

    Тантаналы митингта катнашучылар якташ-шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.

    Әдәби очрашу район китапханәсендә дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: