Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гүзәл затларны котладылар

    Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Аксубайда бәйрәм концерты булды. Бу көнне районның төп сәхнәсендә лаеклы ханымнар - үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чын осталарны хөрмәтләделәр. -Безнең хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклап кына калмыйча, үз һөнәрләренең остасы булу-ларын да исбатлыйлар. Бүген тәбрикләүләрнең иң ялкынлысы - сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, медицина...

    Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Аксубайда бәйрәм концерты булды.


    Бу көнне районның төп сәхнәсендә лаеклы ханымнар - үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чын осталарны хөрмәтләделәр.

    -Безнең хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклап кына калмыйча, үз һөнәрләренең остасы булу-ларын да исбатлыйлар. Бүген тәбрикләүләрнең иң ялкынлысы - сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, медицина һәм гомумән балалар тәрбияләүче һәм район иминлеге өчен хезмәт куючы һәр хатын-кызга багышлана. Сезне якыннарыгыз һәм туганнарыгызның күңел назы һәм ихтирамы җылытсын, - дип сәламләде районның гүзәл затларын район җитәкчесе Камил Гилманов.

    Ул үз һөнәрләрендә иң остасы булган районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгаровага, үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Ирина Телешевага, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллинага һәм "Аксубай" агрофирмасы бозау караучысы Светлана Кузьминага Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Үзәк сәхнәдә Татарстан Республикасы башкаласында Аксубай районын лаеклы тәкъдим иткән Марина Васикова һәм Мария Артемьеваны "Чуаш гүзәле-2016" Республика бәйгесендә уңышка ирешүләре белән котладылар. Районның чуаш милли автономиясе рәисе Алексей Калуков очрашуга килгән кунакларны чуаш гүзәлләре белән таныштырып, аларга булышлык күрсәткән район җитәкчелегенә, кызлар өчен җан аткан һәркемгә рәхмәт белдерде. Марина Васикова бәйгенең Гран-при иясе булды, ә Мария Артемьева номинант дипломы белән бүләкләнде.

    Сигезенче март алдыннан Аксубай хатын-кызларына бәйрәм кичәсе, балалар, үзешчән артист-лар катнашында иң яхшы концерт номерлары бүләк ителде - сәхнәдән алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Гүзәл затларны җитәкче иратлар, хезмәттәшләре котлады, килгән артистлар, шул исәптән якташыбыз, сәләтле баянчы, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге укучысы Андрей Спиридонов, вокалчы Тимур Крайнов музыкаль һәм хореография әсәрләрен бүләк иттеләр.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: