Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гран-при яуладылар

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре өчен Мәдәният елы аеруча да уңышлы башланды. Раштуа каникуллары чорында - 9-10 гыйнварда район Мәдәният йортының вокал буенча педагогы Наилә Мартынова һәм аның укучысы Кристина Смоленкова "Мәскәү йолдызлыгы" дип аталган IV Халыкара сәләтле балалар һәм яшьләрнең фестиваль-бәйгесендә катнаштылар. Авылдан килгән конкурсантларыбыз, Себер, Урал, Россиягә якын шәһәрләрдән...

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре өчен Мәдәният елы аеруча да уңышлы башланды.


Раштуа каникуллары чорында - 9-10 гыйнварда район Мәдәният йортының вокал буенча педагогы Наилә Мартынова һәм аның укучысы Кристина Смоленкова "Мәскәү йолдызлыгы" дип аталган IV Халыкара сәләтле балалар һәм яшьләрнең фестиваль-бәйгесендә катнаштылар. Авылдан килгән конкурсантларыбыз, Себер, Урал, Россиягә якын шәһәрләрдән килгән дистәләгән көндәшләрен җиңәрбез, дип уйламаганнар да.
-Сәхнәгә чыгып бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр өчлеген игълан иткәч, без гаҗәпләнмәдек тә, чөнки призерлар арасында бик көчле вокалчылар бар иде, -дип сөйли Наилә Мартынова.
-Ә инде "Гран-при иясе Аксубайдан Кристина Смоленкова" дип игълан иткәч, үз-үзебезгә ышанмадык.
-Моңа көндәшләре дә ышанмадылар: кая соң ул, Аксубай, ничек итеп 16 яшьлек кыз үз номинациясендә Россиянең эре шәһәрләреннән килгән җырчыларны җиңә алды? Ә менә Наилә Мартынованың укучысы Кристина Смоленкова Аксубайның данын төшермәскә, дип барган иде бәйгегә. Җитмәсә, аның укытучысы әлеге конкурста академик вокал буенча икенче урынны алды. Сүз уңаенда, Кристина Чистайда яши, әмма атна саен рейс автобусы белән, Аксубай районы Мәдәният йортына занятиеләргә кайтып йөри. Наилә Мартыновада ул икенче ел укый. Шуннан соң, заманча яшьләрнең максаты юк, дип ничек әйтә аласың? Алтмыш чакрым ара үтеп вокал буенча белем алып йөргән кызга сокланмаска мөмкин түгел. Менә шулай, педагог һәм аның укучысы "Мәскәү йолдызлыгы"нда Аксубайны таныттылар, ә ул фестивальдә безнекеләр беренче тапкыр катнаштылар.
-Район һәм шәхсән район башлыгы Камил Камаловичның (ул барып кайту өчен акча бүлеп бирде) ышанычын аклый алуыбызга бик шатбыз, - дип сөйли Мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов. -Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы, җиңүчеләребезнең җиңел кулы белән, безнең өчен уңышлы булыр, дип уйлыйм. Җитмәсә, без абруйлы бәйгеләрдә үзебезне киләчәктә дә танытырга ниятлибез. Ә моның өчен безнең потенциалыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев