Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гомерлек хезмәт

Кышның беренче ае башында 3 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Валентина Евграфова үзенең юбилеен билгеләп үтә. Валентина Павловна мәктәптә 36 ел балаларга белем бирә. Тәтеш педучилищесын тәмамлаганнан соң ул хезмәт эшчәнлеген Рус Кармәтендә эшләүдән башлый, бер елдан соң яшь укытучыны район үзәгенең сигезъеллык мәктәбенә күчерәләр. Менә инде 35...

Кышның беренче ае башында 3 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Валентина Евграфова үзенең юбилеен билгеләп үтә.


Валентина Павловна мәктәптә 36 ел балаларга белем бирә. Тәтеш педучилищесын тәмамлаганнан соң ул хезмәт эшчәнлеген Рус Кармәтендә эшләүдән башлый, бер елдан соң яшь укытучыны район үзәгенең сигезъеллык мәктәбенә күчерәләр. Менә инде 35 елдан бирле Валентина Павловна биредә хезмәт куя. Күпме балага белем орлыклары чәчә ул! Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, аларның һәрберсе күңелендә үзен белем дөньясына алып кергән укытучыга булган ихтирам һәм хөрмәтне саклый. Заманча шартлар ерак аралардан да элемтәдә тору мөмкинлеге бирә. Юбилей көнендә дә элеккеге укучылары аны Интернет аша күркәм дата белән котлаячак.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен Валентина Евграфова РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан югары бәяләнә. Аның «Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгеләренә лаек була.
Валентина Павловна быел өченче сыйныф укучыларына белем бирә. Валентина Павловна аларны лаеклы кешеләр булырга өйрәтә, аларны белем иленә алып керә. Бу педагогның гомерлек көндәлек хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев