Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гармунчылар сафы яшәрә

Кама аръягында яшәүче чуаш халкының "Уйна, гармун" бишенче республика фестивалендә безнең музыкантлар да катнашты. Талантлы дүрт гармунчы - Эдуард Ильин, Аркадий Харитонов, Василий Анашкин, Николай Чернов фестивальдә Аксубай районын тәкъдим иттеләр. Алар халык моңнары, җырлары, чуаш милли костюмнары белән тамашачылар күңелен яуладылар. Әлеге чарага республиканың барлык төбәкләреннән гармунчылар килгән иде....

Кама аръягында яшәүче чуаш халкының "Уйна, гармун" бишенче республика фестивалендә безнең музыкантлар да катнашты.


Талантлы дүрт гармунчы - Эдуард Ильин, Аркадий Харитонов, Василий Анашкин, Николай Чернов фестивальдә Аксубай районын тәкъдим иттеләр. Алар халык моңнары, җырлары, чуаш милли костюмнары белән тамашачылар күңелен яуладылар.
Әлеге чарага республиканың барлык төбәкләреннән гармунчылар килгән иде. Чуашстан, Самара өлкәсеннән килгән музыкантлар халык уен коралларында уйнау осталыгын күрсәттеләр.

- Шунысы куанычлы, конкурста яшь башкаручылар да катнашты, димәк, гармунда уйнау традициясе яшьләр арасында да популяр, - дип фикерләре белән уртаклашты Аркадий Харитонов.
Әйтергә кирәк, Эдуард Ильин "Иң яшь башкаручы" дипломы белән кайтты. Ә Аркадий Харитонов үзе исә "Чуаш җырларын иң яхшы башкаручы" дипломына ия булды.

Чара соңында Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Константин Яковлев бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр кешегә, чуаш халкы йолаларын саклап, аларны тамашачылар игътибарына җиткергән үзешчән артистларга рәхмәтен җиткерде һәм киләсе елда конкурста катнашучылар сафы яшь башкаручылар һәм яңа үзешчән коллективлар белән тулыланачак, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев