Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Галим, тарихчы, тәрбияче

Күптән түгел якташыбыз, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Санкт-Петербург шәһәрендә Петр I исемендәге фән һәм сәнгать Академиясе һәм халыкара мәгълүматлар Академиясе академигы Әнвәр Хәйруллин үзенең юбилеен билгеләп үтте. Фән өлкәсендә һәм Татарстан җәмәгатьчелеге арасында Әнвәр Хәйри исеме барысына да таныш. Хәйруллинның татар халкы тарихына, аның...

Күптән түгел якташыбыз, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Санкт-Петербург шәһәрендә Петр I исемендәге фән һәм сәнгать Академиясе һәм халыкара мәгълүматлар Академиясе академигы Әнвәр Хәйруллин үзенең юбилеен билгеләп үтте.


Фән өлкәсендә һәм Татарстан җәмәгатьчелеге арасында Әнвәр Хәйри исеме барысына да таныш. Хәйруллинның татар халкы тарихына, аның рухи мәдәниятына, төбәк тарихына, этнографиягә, халык медицинасы тарихына, сәнгатькә, тел культурасына багышланган әдәбиятын галимнәр, НИИ хезмәткәрләре, укытучы-профессорлар составы, Россиянең барлык югары уку йортлары студентлары кызыксынып укыйлар. Аның Шәрбән авылының тирән тамырлары турында сөйләүче "Шәһре Бану - Шәрбән турында риваятьләр" эзләнүләр китабы безнең өчен аерым якын.
Әнвәр Хәйри тарафыннан аерым китап һәм журналлар сыйфатында 60 ка якын әсәр язылган, тәрҗемә ителгән, басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән, заманча фәннәрнең актуаль проблемалары, шулай ук татар халкының иҗтимагый фикер йөртүе, ислам тарихы буенча 600 гә якын фәнни хезмәт басылып чыккан, Изге Коръән китабы (57 сүрә) татар теленә тәрҗемә ителгән.
Яшь буынга ислам дине нигезләрендә тәрбия бирүгә үзеннән зур өлеш керткәне, Ризаэтдин Фәхретдин мирасын дәвам итүче галим һәм язучы буларак аңа Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге беренче республика премиясе тапшырыла. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин галимгә әлеге абруйлы бүләк - уку-методик әсбаплар эшләгәне һәм тәрбия өлкәсендә үзенчәлекле фәнни хезмәтләр булдырганы өчен тапшырыла, дип билгеләп үтте.
Россия җәмәгатьчелегендә үзгәрешләр күзәтелә башлау белән Риза Фәхретдиннең дә якты исеме кире кайтты. Бөтен илгә танылган мәгърифәтченең тормыш юлын, иҗатын, фәнни эшчәнлеген өйрәнү эшенә язучы Әнвәр Хәйри әйтеп бетергесез зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев