Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гагарин белән 108 минут

    Кичә беренче тапкыр Аксубай районы мәктәпләрендә "Юрий Гагарин белән 108 минут!" акциясе узды. Акция балаларны һәм яшьләрне ил космонавтикасы, космосны беренче ачучыларның батырлык казанышлары үрнәгендә тәрбияләү, укытучылар һәм укучылар игътибарын космонавтика тематикасына җәлеп итү, мәктәптә белем бирүдә әлеге теманың кабаттан урын алуына булышлык максатларын үз эченә ала. 55 ел элек,...

    Кичә беренче тапкыр Аксубай районы мәктәпләрендә "Юрий Гагарин белән 108 минут!" акциясе узды.


    Акция балаларны һәм яшьләрне ил космонавтикасы, космосны беренче ачучыларның батырлык казанышлары үрнәгендә тәрбияләү, укытучылар һәм укучылар игътибарын космонавтика тематикасына җәлеп итү, мәктәптә белем бирүдә әлеге теманың кабаттан урын алуына булышлык максатларын үз эченә ала. 55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә безнең легендар ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин кешелек тарихында беренче булып космоска юл ала. Бу көнне ул "Восток" космик корабында Җир тирәли әйләнеп чыга һәм Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында җиргә уңышлы төшеп утыра. Әлеге уникаль очыш нибары 108 минут (1 сәгать 48 минут) дәвам итә, әмма ул кешеләргә космоска юл ача. Мәктәпләрдә акция кысаларында рәсем бәйгеләре, сыйныф сәгатьләре, тантаналы линейкалар, викториналар һәм класстан тыш чаралар үтте.

    Фото apple-zone.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: