Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фотообъективта – күтәренке кәеф

    Мәктәптән тыш эшәр үзәгендә укучыларның район фотоэшләр бәйгесенә йомгак ясалды. Ул ике яшь төркемендә ике номинация буенча үткәрелде. "Дөнья нинди матур" номинациясе балалар алдына әйләнә-тирә мохитнең, табигатьнең гүзәллеген күрсәтү бурычын куйды. 5-8 сыйныф укучылары Алла Антонова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Данил Галиуллин (2 нче мәктәп) һәм Никита Аниськин (Иске Тимошкино мәктәбе)...

    Мәктәптән тыш эшәр үзәгендә укучыларның район фотоэшләр бәйгесенә йомгак ясалды.


    Ул ике яшь төркемендә ике номинация буенча үткәрелде. "Дөнья нинди матур" номинациясе балалар алдына әйләнә-тирә мохитнең, табигатьнең гүзәллеген күрсәтү бурычын куйды. 5-8 сыйныф укучылары Алла Антонова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Данил Галиуллин (2 нче мәктәп) һәм Никита Аниськин (Иске Тимошкино мәктәбе) биремне яхшы үтәделәр. Әлбәттә инде, аларга призлы урыннар билгеләнде. Өлкәнрәкләр - 8-10 сыйныф укучылары Николай Анорьев, Ангелина Артемьева (Иске Тимошкино мәктәбе), Арина Павловаларның (Иске Үзи мәктәбе) фотообъективлары ел фасылларының иң матур мизгелләрен үз эченә алган. Алар да шулай ук призлы урыннарны алдылар.

    "Ватан сакчысы дигән һөнәр бар" номинациясендә кече сыйныф укучылары арасында Яна Пименованың (2 нче мәктәп) фотосурәте беренче урынга лаек булды. Алия Минсабирова - икенче, Камилә Салахова өченче урыннарда. Өлкән сыйныфлар арасында Емелькино мәктәбе укучысы Дмитрий Гаврилов, Ангелина Сидорова (Савгач мәктәбе), Валерия Зубковалар (Иске Ильдеряк мәктәбе) эшен жюри югары бәяләде.

    Фото edu.tatar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: