Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фән канатларында

Тиздән безнең балаларыбызның фәнни эшләре абруйлы җыентык битләрендә урын алачак. Аксубай мәктәбе укучылары "Фән канатлары" дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясендә катнаштылар. Балалар баштан читтән торып уздырылган турны үттеләр, соңрак жюри алдында ачык чыгыш ясарга чакырылдылар. Нәтиҗәдә призлы урын алуга ирештеләр. Ангелина Удиярованың "Үз илеңне ярат һәм бел" (җитәкчесе Т. Г....

Тиздән безнең балаларыбызның фәнни эшләре абруйлы җыентык битләрендә урын алачак.



Аксубай мәктәбе укучылары "Фән канатлары" дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясендә катнаштылар. Балалар баштан читтән торып уздырылган турны үттеләр, соңрак жюри алдында ачык чыгыш ясарга чакырылдылар. Нәтиҗәдә призлы урын алуга ирештеләр.


Ангелина Удиярованың "Үз илеңне ярат һәм бел" (җитәкчесе Т. Г. Удиярова) һәм Анна Маненкованың "Adobe Flash чарасы ярдәмендә интерактив кушымта булдыру" эшләре (җитәкчесе Л. Ф. Хуҗәхмәтова) икенче урынга лаек булды. Данис Шәвәлиевның "Мәктәптә хокук фәнен укыту" (җитәкчесе Т. Г. Удиярова), Ксения Гулякованың "Дүртенче дәрәҗә тигезләмәләре һәм аларны чишү юллары" (җитәкчесе Л. Ф. Хуҗәхмәтова) эшләре өчен өченче урын бирелде. Аксубай лицее укучылары Н. Ханифова һәм А. Хәмитовның "Җисемнәрнең егылып төшү күренешен өйрәнү" эше шулай ук икенче урынга лаек дип табылды.

Фото http://vostok.kai.ru/wp-content/uploads/2015/04/K2.jpg сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев