Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фильмны презентацияләү

Сишәмбе көнне Яшьләр үзәгендә «Генерал Тимерҗанов. Сугыш һәм тынычлык» документаль фильмының презентациясе үтте. Аны карарга 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе укучылары җыелды. Презентация башланганчы МВД ның Аксубай районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Валерий Захаров укучыларны фильмның герое-полициянең генерал-майоры Ринат Тимерҗановның биографиясе белән таныштырды. Ул 10 елдан...

Сишәмбе көнне Яшьләр үзәгендә «Генерал Тимерҗанов. Сугыш һәм тынычлык» документаль фильмының презентациясе үтте.


Аны карарга 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе укучылары җыелды. Презентация башланганчы МВД ның Аксубай районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Валерий Захаров укучыларны фильмның герое-полициянең генерал-майоры Ринат Тимерҗановның биографиясе белән таныштырды. Ул 10 елдан артык Татарстан Республикасы буенча МВДның министр урынбасары булып хезмәт итә, ә 2011 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алтай крае дәүләт идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Нәкъ менә ул, 1998 елда МВД ның ТР буенча криминаль милиция начальнигы постына килгәч, республикада килеп туган кыен хәлне җайга салу буенча зур эш башкарды. Фильмда генерал-майор Ринат Тимерҗанов образы аша республикада оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш турында сөйләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Генерал Тимерҗанов. Сугыш һәм тынычлык»