Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фестивальнең башлангычы бар

    Ветераннар арасында «Балкыш» ("Сияние") Республика үзешчән башкаручылар конкурсының төп максаты - өлкән гражданнарны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү, аларның үзешчән иҗатын үстерү булды. Фестиваль тагын бер максатны үз эченә алды - Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшьләргә дини-рухи тәрбия бирү. Аксубай районы хакимияте, башкарма комитет, ветераннар советы...

    Ветераннар арасында «Балкыш» ("Сияние") Республика үзешчән башкаручылар конкурсының төп максаты - өлкән гражданнарны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү, аларның үзешчән иҗатын үстерү булды.


    Фестиваль тагын бер максатны үз эченә алды - Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшьләргә дини-рухи тәрбия бирү. Аксубай районы хакимияте, башкарма комитет, ветераннар советы һәм мәдәният бүлеге тарафыннан конкурска әзерләнү процессында зур эш башкарылды. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия бер ай дәвамында мәдәният учакларында иң яхшы номерларны гына сайлап, ветераннар чыгышына бәя бирде. Алар өчен үзенчәлекле импульс булып торган "Балкыш" фестивале районның өлкән гражданнары арасында күпме талант иясе булуын ачыклады. Конкурска бәйле авылларда тормыш туры мәгънәдә яхшы якка үзгәрде. Аксубайда, Яңа Ибрайда, Урмандеевода, Трудолюбовода, Октябрь поселогында, Татар Сөнчәлесендә, Түбән Саврушта - яңа вокал төркемнәр, Такталы, Кече Сөнчәле, Иске Үзидә дуэтлар оешты. "Ивушка" (МЮД поселогы), "Уяв" (Иске Тимошкино), "Бабушкин сундук" һәм "Посиделки" (Иске Үзи), "Надежда" (Яңа Аксубай) ансамбльләре үз эшчәнлекләрен активлаштырдылар... Пенсионер-ветераннар арасында үзләренең оештыручылары пәйда булды. Бигрәк тә ветераннар советы рәисләре Шәүкәт Кәбиров (Яңа Ибрай), Раиса Абрамова (Түбән Савруш), Хәлим Әхмәтҗанов (Такталы), Татар Сөнчәлесеннән Фәридә Мифтахованы аерым билгеләп үтәсе килә.
    15 август көнне район Мәдәният йорты үзешчән башкаручылар өчен үзенең ишекләрен ачты. Аның сәхнәсендә унөч вокал коллектив, ундүрт башкаручы, алты дуэт, тугыз шигырь укучы, өч биюче чыгыш ясады, яңа "йолдызлар" балкыды. Бу чын бәйрәм булды! Жюрига иң-иңнәрне сайлау җиңел булмады, әмма зона конкурсына бу җиде номинациядән берәр генә башкаручыны тәкъдим итәргә тиеш идек.
    Нәтиҗәдә, Алексеевскта район данын "На завалинке" ансамбле, "Урмандеево әбиләре" вокал коллективы, "Уяв" фольклор коллективы, Руфина һәм Евгений Копаневлар, Нина Волкова, үзешчән шагыйрь Петр Захаров, биючеләр Геннадий Якимов, халык уен коралларында уйнаучы Хәлим Әхмәтҗанов һәм А.Лотфуллин яклады.
    Казанда йомгаклау концертына ике номер - Геннадий Якимов башкаруындагы "Яблочко" биюе һәм "Уяв" фольклор коллективы сайлап алынды. Биш ел элек районның ветераннар советы барлык утырышларда һәм пленумнарда һәрвакыт кабат тормышка кызыксыну уятып, пенсионерларны иҗтимагый-сәяси тормышка, үзешчән сәнгатькә, үзләренең мәнфәгатьләре буенча клубларга җәлеп итү мәсьәләсен көн тәртибенә куйды. "Балкыш" фестивале безнең барыбыз да сусаган бер йотым су кебек булды. Бүген районда 23 үзешчән коллектив чыгыш ясый! Авылда гармунчы, музыкант юк икән, бернинди инструментсыз да җырлыйлар. Мисалга, элеккеге "МЮД" совхозы ветеран-терлекчесе Валентина Наумова Иске Мокшинода вокал төркем оештырды. Ансамбль хәтта күрше авылларга да концерт белән чыга.
    Кеше нәрсәгә дә булса омтыла, ни турында булса да хыяллана икән, димәк ул яши... Менә шуның өчен безнең алда яңа бурычлар тора, өлкәннәр, пенсионерлар буш вакытларында килеп, үзләре теләгәнчә ял итә алсыннар өчен беренче чиратта районның мәдәният учакларында аларның мәнфәгатьләре буенча клублар булдыру. Аларның тормышлары яңа мәгънә, эчтәлек алыр иде. Ә "Балкыш" әлеге эштә безгә ярдәм итәчәк. Җырда җырланганча: "Фестивальнең башлангычы бар, фестиваль дәвам итәчәк".
    Евгений Копанев, ветераннар советы рәисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: