Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Феникс» – иң яхшысы

    Аксубайның өченче мәктәбеннән "Феникс" командасы иң яхшы профилактика отряды булды. Бәйгене ПДН инспкциясе белән берлектә мәгариф бүлеге үткәрде. Ул балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү, хокук тәрбиясе һәм аны аңлау нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Бәйгедә биш команда катнашты. Язгы каникул көннәре, сынауларга, БДИга әзерләнүгә карамастан, җитәкчеләр һәм укучылар бәйгедә...

    Аксубайның өченче мәктәбеннән "Феникс" командасы иң яхшы профилактика отряды булды.


    Бәйгене ПДН инспкциясе белән берлектә мәгариф бүлеге үткәрде. Ул балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү, хокук тәрбиясе һәм аны аңлау нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Бәйгедә биш команда катнашты. Язгы каникул көннәре, сынауларга, БДИга әзерләнүгә карамастан, җитәкчеләр һәм укучылар бәйгедә катнашуга вакыт тапканнар һәм моның белән алар үзләренең иң иҗадый, талантлы һәм сәләтле булуларын күрсәттеләр. Шулай итеп, Татьяна Семенова җитәкчелек иткән "Феникс" командасы җиңүче дип табылды. Аксубай лицееның "Бердәмлек" командасы, җитәкчесе Татьяна Прохорова һәм 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбенең "Максимум", җитәкчесе Мәрьям Шакирова, призерлар булдылар. Иске Үзи урта мәктәбенең "Надежда" командасы "Эрудит" номинациясендә җиңү яулады. Иске Кыязлы урта мәктәбенең "Без" командасы тамашачылар күңелен яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: