Аксубаево
  • Рус Тат
  • Федоровка авылы оешуга – 95 ел!

    Әйләнә-тирәсен урманнар чолгап алган авылга әлеге истәлекле көндә республиканың төрле районнарыннан һәм төрле төбәкләрдән кунаклар кайтты. Җилдә тантаналы итеп әләмнәр җилфердәде. Очрашу авыл урамы белән тоташкан матур аланда оештырылды. Авылда параллель урнашкан ике койма буе үзенчәлекле иҗат галереясен хәтерләтте. Коймада бу авылда туып үскән Виктор Артемьев иҗат иткән картиналар урын...

    Әйләнә-тирәсен урманнар чолгап алган авылга әлеге истәлекле көндә республиканың төрле районнарыннан һәм төрле төбәкләрдән кунаклар кайтты.

    Җилдә тантаналы итеп әләмнәр җилфердәде. Очрашу авыл урамы белән тоташкан матур аланда оештырылды. Авылда параллель урнашкан ике койма буе үзенчәлекле иҗат галереясен хәтерләтте. Коймада бу авылда туып үскән Виктор Артемьев иҗат иткән картиналар урын алды. Чабаксарда яшәсә дә, аның туган төбәгенә карата җылы хисләре сүнми, үзенең эшләрендә кече ватанының табигатенә дан җырлый.

    Бәйрәмгә җыелучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җылы тәбрикләде.

    - Федоровка авылының үз гореф-гадәтләре һәм йолалары онытылмавына без бик шат, - дип башлады ул сүзен. - Авыл тулы тормыш белән яши һәм ул авыл кешеләрен, якташ-кунакларны бергә җыя. Авыл алга таба да яшәсен һәм чәчәк атсын!

    Авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин да үз чыгышында бары тик изге теләкләрен генә юллады.

    - Авылның беренче кешеләре - батыр кешеләр булган, - дип ассызыклады ул. - Ә бит алар бу җиргә килеп, бернинди коралсыз диярлек йортлар җиткезеп эшли, яши башлаганнар, балалар үстергәннәр. Ә сез алардан калган йолаларны дәвам итүчеләр.

    Башлык хөрмәт йөзеннән Яңа Аксубай авыл җирлеге исеменнән поселокның иң өлкән кешеләре - Наталья Артемьевага, Елена Артемьевага һәм Агриппина Егоровага бүләкләр тапшырды.

    Әлеге тантананы оештыруга үз өлешләрен керткән кешеләр адресына да рәхмәт сүзләре әйтелде. Аларның берсе - педагогика ветераны Михаил Мулеев - авылның тарихын искә төшерде, кече ватанның һәр кеше өчен нинди билгеләнешкә ия булуын әйтеп үтте.

    Алып баручылар һәм районның иң яхшы җырчылары Антонина Артамонова һәм Полина Мулеева, Урмандеево авылыннан килгән кунаклар - Владимир Егоров, Леонид Васильев, Яңа Аксубайдан җырчылар коллективы бәйрәмгә ямъ өстәп, авыл кешеләренең кәефләрен күтәрделәр. Авыл кешеләре һәм килгән кунаклар концерт программасын тамаша кылган арада, учак өстендәге зур казаннарда пешкән ризык исе борыннарны кытыклады, борынгы самавырлар кайнап утырды. Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов эш-мәшәкатьләрдән арынып, аланга аяк басканда бәйрәм гөрли иде. Ул чын күңеленнән авыл кешеләрен бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Очрашу онытылмаслык булды - Федоровка авылы кешеләре биеделәр дә, җырладылар да, төрле спорт ярышларында да катнаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: