Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фантазиянең чиге юк

Район китапханә хезмәткәрләре фантазиясенең иге-чиге юк. Китап укучыларның ял сәгатен төрлеләндерү һәм аларны моңа җәлеп итү өчен алар язучылар, шагыйрьләр, якташларның юбилейлары, истәлекле даталарга карата күргәзмәләр оештырып кына калмыйлар, башка юнәлештәге төрле чаралар да уздыралар. Пәнҗешәмбе биредә "Әдәби-җимешле ассорти" оештырдылар. Бу көнне бирегә килгән китап укучылар исемнәре көзге җимешләрдә очраган...

Район китапханә хезмәткәрләре фантазиясенең иге-чиге юк.


Китап укучыларның ял сәгатен төрлеләндерү һәм аларны моңа җәлеп итү өчен алар язучылар, шагыйрьләр, якташларның юбилейлары, истәлекле даталарга карата күргәзмәләр оештырып кына калмыйлар, башка юнәлештәге төрле чаралар да уздыралар. Пәнҗешәмбе биредә "Әдәби-җимешле ассорти" оештырдылар. Бу көнне бирегә килгән китап укучылар исемнәре көзге җимешләрдә очраган авторлар һәм китаплар турындагы сорауларга җавап биреп викторинада катнаштылар. Шул арада бакча һәм урман җиләк-җимешләреннән генә түгел, тузганак, ташкабак, помидор, роза чәчәге таҗлары, барбарис, кыргый миләш, сырганак кайнатмаларыннан авыз итеп чәй эчәргә чакырып табын әзерләделәр. Китап укучылар үзләренең күңеленә аерым хуш килгән кайнатма рецептын язып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев