Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эш хакын арттыралар

Укытучыларга түләнә торган эш хакының база өлеше арттырылачак һәм гомуми түләүгә карата 70 процент тәшкил итәчәк. Республика Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бу хакта 2016 елның 13 сентябрендә Чабаксарда үткән III Бөтенроссия авыл укытучыларының съездында Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде. "Норматив база әзерләнә инде, аның...

Укытучыларга түләнә торган эш хакының база өлеше арттырылачак һәм гомуми түләүгә карата 70 процент тәшкил итәчәк.

Республика Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бу хакта 2016 елның 13 сентябрендә Чабаксарда үткән III Бөтенроссия авыл укытучыларының съездында Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде. "Норматив база әзерләнә инде, аның нигезендә эш хакы 70 процент база өлешеннән һәм 30 процент бүләкләү түләүләреннән торачак, бу барлык гомуми белем бирү оешмаларына да кагылачак", - дип аңлатты ул. Ольга Васильева шулай ук авыл укытучыларының югары профессиональлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесендә 2011-2015 елларда соңгы этапларда 82 авыл укытучысы катнашты. Ә бу бәйгедә катнашучыларның 20 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев