Аксубаево
  • Рус Тат
  • Энергияле укытучылар тырышлыгы белән

    2015 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Кәкре Күл мәктәбе район мәктәпләре рейтингында икенче урынны алды. БДИ нәтиҗәләре буенча да әлеге мәктәп рейтингта икенче баскычта булды. Чыгарылыш сыйныф укучысы Анастасия Копонева география буенча - 97, рус теле буенча 86 балл туплаган. Боларның барысы да кадрлар составының көчле булуы турында сөйли....

    2015 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Кәкре Күл мәктәбе район мәктәпләре рейтингында икенче урынны алды.


    БДИ нәтиҗәләре буенча да әлеге мәктәп рейтингта икенче баскычта булды. Чыгарылыш сыйныф укучысы Анастасия Копонева география буенча - 97, рус теле буенча 86 балл туплаган.

    Боларның барысы да кадрлар составының көчле булуы турында сөйли. Кәкре Күл мәктәбендә укытучыларның уртача яше 34 яшь. Педагогларның 71 процентын 35 яше тулмаган яшь укытучылар тәшкил итә.

    Директор Наталья Воронина җитәкчелегендәге энергиясе ташып торган коллектив матди-техник базаны тулыландыру өчен бәйгеләрдә катнашып, грантлар ота.

    Мәктәп яңа уку елына әзерлек буенча җиңүче буларак спорт инвентаре сатып алуга 30 мең сум акча алды. "РИТЭК" линиясе буенча откан акчаны мәктәп музеен үстерүгә тотканнар. Әлеге белем бирү оешмасы ике ел рәттән IT-чемпион республика бәйгесе җиңүчесе булды. Узган ел бәясе 119 мең сум торган интерактив җиһаз кайтты, шул исәптән плазмалы телевизор да. Килешәсездер, 55 бала белем алган авыл мәктәбе өчен җиһазлар тулыланышы начар түгел.

    2015 елның сентябрендә 19 бала йөргән "Родничок" балалар бакчасы мәктәпнең тармак бүлекчәсе булды.

    -Безнең мәктәптә аерым җылы, дустанә, үзара ярдәмләшү мохиты хөкем сөрә, - дип фикерләре белән уртаклаша директор урынбасары Маргарита Коннова. - Монда, әлбәттә инде, директор Наталья Геннадьевнаның тырышлыгы зур. Ул безнең барыбызны да үзенең канаты астына туплады. Һәр көнне иртән эшкә килеп, хезмәттәшләр һәм балаларның күзләрендә шатлык очкыннарын күрү күңелле. Укучылар төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар, ә укытучылар аларны уңышка ирешүне максат итеп куеп әзерлиләр.

    Укытучылар һәм укучылар - авыл тормышында да актив катнашучылар. Клубта оештырылган концертлар, бәйрәм чаралары, төзекләндерү айлыклары алардан башка үтми. Авыл мәктәбе менә шулай, авылдашларына ярдәм кулы сузып яши, чөнки мәктәп булган авылның киләчәге бар, дигән әйтемне һәркем яхшы аңлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: