Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Элеккеге гадәт яңартылды

Егерме-утыз ел элек иҗат отчетлары үткәрү тиешле эш дип санала иде. Менә быел исә без аларны янәдән искә төшерергә булдык. Якынча февраль уртасында оешмаларга конкурста катнашырга тәкъдим ителде. -Бу тәкъдимне башта куркып кына кабул иттеләр, аңлашыла ки, кемгә артык мәшәкать кирәк,-дип елмая Аксубай район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова. -Ә...

Егерме-утыз ел элек иҗат отчетлары үткәрү тиешле эш дип санала иде.

Менә быел исә без аларны янәдән искә төшерергә булдык. Якынча февраль уртасында оешмаларга конкурста катнашырга тәкъдим ителде.
-Бу тәкъдимне башта куркып кына кабул иттеләр, аңлашыла ки, кемгә артык мәшәкать кирәк,-дип елмая Аксубай район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова. -Ә инде аннан соң сораулар ява башлады: костюмнар бармы, сәхнәдә кайчан репетиция ясарга була, нинди теманы сайлап була? Аңлашылды: күпләр кызыксынганнар һәм актив рәвештә концертка әзерләнә башлаганнар.

Сезонны мәгариф бүлеге бик матур ачып җибәрде. Концерт өчен район мәктәпләренең иң яхшы номерлары сайлап алынган иде.
Үзәк китапханә системасы, Федоровка Интернат-йорты, "Нежность" ЦСОН, Аксубай Шәфкатьлелек йорты, "Хыял" социаль приюты, Пенсия фонды, "Ак Барс банкы", "Татмедиа" ААҖ филиалы-район газетасы редакциясе иҗат концертына аерата яхшы хәзерләнгәннәр иде.
-Редакция коллективының концерт программасы үзгәлеге, жанрлар төрлелеге һәм әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды,-дип әйтте Наталья Егорова. -Алар үзләренең дәрте белән бөтен залны "күтәрделәр".
Март азагында район үзәк шифаханәсе концертын карый алачакбыз. Бөтен чыгышлардан соң нәтиҗәләр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев