Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ел укытучысы

23 гыйнвардан 31 енә кадәр гомумбелем бирү мәктәпләре базасында үткән куст ярышларыннан соң «Ел укытучысы-2012» район конкурсы финалына сигез кеше чыкты. Болар Николай Львов (Иске Үзи урта мәктәбе), Надежда Паньюкова (2 нче Аксубай урта мәктәбе), Любовь Семенова (Урмандеево башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы), Ольга Муртазина (Карасу төп мәктәбе), Людмила Орлова (Аксубай лицее),...

23 гыйнвардан 31 енә кадәр гомумбелем бирү мәктәпләре базасында үткән куст ярышларыннан соң «Ел укытучысы-2012» район конкурсы финалына сигез кеше чыкты.


Болар Николай Львов (Иске Үзи урта мәктәбе), Надежда Паньюкова (2 нче Аксубай урта мәктәбе), Любовь Семенова (Урмандеево башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы), Ольга Муртазина (Карасу төп мәктәбе), Людмила Орлова (Аксубай лицее), Лилия Хуҗиәхмәтова (3 нче Аксубай урта мәктәбе), Рифкат Туктамышев (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе). Конкурста барлыгы 28 укытучы катнашты.
Финалчылар ун минутлык чыгыш вакытында үзләренең педагогик хезмәт юлларын бәян итеп, тәҗрибәләрен презинтацияләргә һәм үзләре турында сөйләргә тиеш булдылар. Финалда катнашучыларның һәрберсенең һөнәри осталыгы ничек кенә көчле булмасын, абруйлы жюри карары белән ел укытучысы дип табылган Лилия Хуҗиәхмәтовага тиңнәр булмады. Республика конкурсының йомгаклау турында безнең районны нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ел укытучысы–2012»