Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эңгер-меңгердә тамаша карарга

    Аксубайның үзәк китапханәсендә гадәти "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" акциясе узды. Ул "Киноны укы" темасына багышланды. Кунакларны "Бремен музыкантлары" фильмының төп герое каршы алды. Иң игътибарлы килүчеләр генә аның җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева булуын танып алды. "Китапханәдә эңгер-меңгер чак-2016" чарасында 230 дан артык төрле яшьтәге кеше катнашты. Шул исәптән тормыш иптәше...

    Аксубайның үзәк китапханәсендә гадәти "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" акциясе узды. Ул "Киноны укы" темасына багышланды.


    Кунакларны "Бремен музыкантлары" фильмының төп герое каршы алды. Иң игътибарлы килүчеләр генә аның җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева булуын танып алды.

    "Китапханәдә эңгер-меңгер чак-2016" чарасында 230 дан артык төрле яшьтәге кеше катнашты. Шул исәптән тормыш иптәше белән район башлыгы Камил Гилманов та.

    Беренче минутлардан соң ук "Китап битләреннән" кино-круиз игътибарны үзенә җәлеп итте. "Без бөек комбинатордан" фильмыннан Остап Бендер белән аралашу гына ни тора! Аннары Тортилла ташбакасына буадан балык тоту өчен "Алтын ачкыч" кирәк булды. "Үрмәкүч-кешенең тау куышы" пәрәвездән котылу бурычын куйды. "Солтан патшалыгы" этабында тиенгә чикләвек ватуда булышлык соралды. Барлык биремнәрне дә үтәүдә әкиятләрне, хикәяләрне яхшы белү таләп ителде. Иң күңелле мизгелләрнең берсе - җирле җитештерүченең сөттән ясалган әйберләре - сыр, сөт, әчегән сөт һәм эремчектән авыз итү булды. Алга таба тагын да кызыклырак маҗаралар көтте. Гаилә китапханәсендә "Чебеннең туган көнендә" фильмына кастинг булды. Простоквашино авылында Печкинның хатлары күп җыелган, аңа ничек булышмыйсың инде? "Хәзинәләр утравында" мал табу өчен дә баш ватарга туры килде. Биремнәр кич буена җитте. Катнашучылар "Простоквашино" интерактив уен-викторинада катнаштылар. Балалар китапханәсендә кино мәйданчыклары эшли башлады. Балалар үзләренең сәләтләрен сәхнәне кәгазьдән, җеп һәм башка әйберләр кулланып бизәүдә, режиссер һәм актер рольләрендә сынап карадылар.

    - Без дустым белән һәр елны киләбез, - дип уртаклаштылар мәктәп укучылары Алинә һәм Елена. - Монда бик шәп! Татлы призлар, бүләкләр җыйдык.

    "Чебеннең туган көнендә" кастингын узучылар кино төшерүдә катнашты. Гаилә китапханәсендә китап-кино квесты узды. Таныш кинофильмнардан күрсәтелгән өзекләрдән аның нинди китап әсәре буенча төшерелүен ачыклау таләп ителде. Монда моң яратучылар кинофильмнардан алынган җырлар исемлеген яңартты. Китап укучылар "Энҗеле шар" мастер-классында, киноларга багышланган "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уенда, "Совет киносы легендалары" портрет-викторинасында катнаштылар. Катнашучылар өчен бүләк - "пиратлар менюсын" авыз итү булды. Әлеге тамаша музыка, күңелле кинодискотека белән тәмамланды.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: