Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дүрт миллионлык ял

    Аксубай районында стационар һәм палаталы лагерьләр булмау сәбәпле, күпчелек балалар өчен ял итү мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьләрендә бер сменада оештырылды. 1 июньнән 14 мәктәптә 7 яшьтән 14 яшькәчә 634 баланы колачлаган мәктәп яны лагерьләре ачылды. Ата-ана түләве 460 сумнан аз гына күбрәк тәшкил итте. 14 яшьтән алып йөзләгән...

    Аксубай районында стационар һәм палаталы лагерьләр булмау сәбәпле, күпчелек балалар өчен ял итү мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьләрендә бер сменада оештырылды.

    1 июньнән 14 мәктәптә 7 яшьтән 14 яшькәчә 634 баланы колачлаган мәктәп яны лагерьләре ачылды. Ата-ана түләве 460 сумнан аз гына күбрәк тәшкил итте.
    14 яшьтән алып йөзләгән бала өчен дүрт хезмәт һәм ял лагере оештырылды. Ата-ана түләве каралмады.
    Муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең 75 баласы шәһәр яны лагерьләрендә ял итте. 25 бала шәһәр яны лагерендә 18 көнлек профильле сменада булдылар. 7 көнлек профильле сменада 24 бала ял итте. 16 бала палата тибындагы лагерьдә ял итеп кайтты. КДНда һәм ПДНда исәптә торган 14 яшүсмер өчен дә ял оештырылды.
    Балаларның иминлеген кайгырту максатларында мәктәпләрдә җәйге ял чорында контроль-кертү режимы, лагерь территориясендә иминлек һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү көчәйтелде.
    2016 елда балалар ялын оештыру буенча программаларны финанслауның гомуми күләме 4 162 800 сум, шул исәптән 3 578 000 сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: