Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәреслекләр белән проблема

Уку елы башлану белән мәктәпләрне, ягъни укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр көн кадагына әйләнә. "Кайнар линия"гә килгән шалтыратулардан күренгәнчә, фән буенча эш дәфтәрләре сатып алуга бәйле аңлашылмаучанлыклар аеруча күп. Ә 2002 елның 23 сентябрендә РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан килгән хатта эш дәфтәре фәнне яхшырак үзләштерүгә ярдәм итү...

Уку елы башлану белән мәктәпләрне, ягъни укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр көн кадагына әйләнә.


"Кайнар линия"гә килгән шалтыратулардан күренгәнчә, фән буенча эш дәфтәрләре сатып алуга бәйле аңлашылмаучанлыклар аеруча күп. Ә 2002 елның 23 сентябрендә РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан килгән хатта эш дәфтәре фәнне яхшырак үзләштерүгә ярдәм итү өчен уку пособиясенең бер төре булып кына тора һәм ата-аналар теләге белән генә сатып алына, диелгән.
Ата-аналар белеп торсын өчен шуны әйтеп үтәргә кирәк, укучыларны бушлай уку дәреслекләре белән тулысынча тәэмин итү максатыннан 2011-2012 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу эшне камилләштерү буенча берничә чаралар үткәрелде. Атап әйткәндә, федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелде, "Дәреслекләрнең электрон фонды" (ЭФУЛ) мәгълүматлар системасы уйлап табылды һәм гамәлгә кертелде. Сүз уңаеннан, безнең районда ЭФУЛ нәтиҗәсендә дәреслекләргә кытлык кимеде, моны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы да билгеләп үтте.
Яңа дәреслекләр булмаган очракта, ситуациядән чыгар өчен, мәктәпләргә 2000-2004 елларда чыгарылган дәреслекләр белән укытып торырга рөхсәт ителде. Бүгенге көндә, мәсәлән, 9 нчы сыйныфлар өчен Биболетованың инглиз теле, Макарычев авторлыгындагы Алгебра, 7 нче сыйныфлар өчен Юдовскийның Яңа тарих китаплары юк дәрәҗәсендә.
Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, "кайнар линия"гә шалтыраткан ата-аналарның мөрәҗәгатен анализлаганнан соң, кайбер педагоглар укыту процессында файдалану мәҗбүрилеккә сылтап, үзләре укыта торган фән буенча бер тапкыр куллана торган уку пособияләре яки бәясе кыйммәт булган эш дәфтәрләре тәкъдим итәләр. Әнә шундый гамәлләр очын-очка ялгап яшәүче ата-аналардан өстәмә чыгымнар таләп итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев